Татарстанда «Һөнәр буенча иң яхшы» Бөтенроссия конкурсының «Экскаватор машинисты» номинациясе буенча төбәк этабына йомгак ясалды.
Конкурс әлеге номинация буенча республикада беренче тапкыр уздырылды. Аны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге һәм А. П. Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумы оештырды.
Конкурста «Казэнерго» АҖ, Казан шәһәре «Водоканал» МУП, «ВИННЕР Казан» ҖЧҖ (Биектау районы) һәм «Әлмәт-Водоканал» АҖ вәкилләре катнашты. Аларның һәркайсы алдынгы сайлап алу этабын узган һәм югары әзерлек дәрәҗәсен раслаган.
Катнашучыларга хезмәтне саклау һәм техниканы эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча теоретик сорауларга җавап бирергә туры килде. Шулай ук алар катлаулы практик биремнәр үтәде. Мәсәлән, 22 тонна авырлыктагы гусеницалы экскаватор ярдәмендә 1,3 куб метрлы чүмеч белән өч баскетбол тубын җыеп, аларны кисмәккә төшерергә, тупларны максатларга төгәл итеп ташларга, шулай ук металл планкаларны бер-берсенә куеп урнаштырырга кирәк булды.
Катнашучыларның барысы да җиңәргә тырышты. Казан «Водоканал»ы хезмәткәре Дмитрий Яиков 18 яшьтән бирле экскаваторчы булып эшли, конкурсларда катнашу тәҗрибәсе бар һәм бу юлы икенче урын яулады.
«Оештыру бик ошады. Авыр мизгелләр дә булды, ләкин мин аларны ерып чыга алдым. Күнегү вакытында без барыбыз да яхшы чыгыш ясадык. Бүген бераз дулкынландык, әлбәттә. Экскаваторны тоярга кирәк — 10–15 минут эчендә зур чүмеч белән күп биремнәрне үтәү югары игътибар һәм түземлек таләп итә», — дип сөйләде Дмитрий.
Көчле көрәш нәтиҗәсендә җиңүче итеп «ВИННЕР Казан» ҖЧҖ хезмәткәре Ирек Мөхәммәтшин танылды. Ул Татарстан данын федераль этапта яклаячак, ул алдан мәгълүматлар буенча сентябрь аена планлаштырылган.
Ирек Илгиз улы экскаваторда 22 елдан артык эшли.
«Тупны кәрзингә кертү дә, өч тупны берьюлы кисмәккә төшерү дә җиңел булмады. Калган биремнәр миңа әллә ни авыр тоелмады. Мондый конкурслар бик кирәк дип саныйм, чөнки без монда танышабыз, аралашабыз, тәҗрибә уртаклашабыз», — дип сөйләде ул.
«Һөнәр буенча иң яхшы» Бөтенроссия конкурсы 2012 елдан бирле үткәрелә. 2025 елдан ул илкүләм проектлар кысаларындагы «Кадрлар» проекты программасына кертелгән. Һәр номинация буенча акчалата бүләкләр каралган: беренче урын өчен — 1 000 000 сум, икенче урын өчен — 500 000 сум, өченче урын өчен — 300 000 сум.