Россия Федерациясенең ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы урынбасары Никита Стасишин, 2017 нче елда "Ипотека һәм аренда торагы" исемле приоритетлы проектны тормышка ашыру кысаларында инфраструктура төзелеше өчен финанс ярдәм алучы, РФ субъектларының җитәкчеләренең урынбасарлары белән киңәшмә үткәрде. Проектларны сайлап алу нәтиҗәләре буенча 2017 нче елда РФның 33 субъектында 66 торак төзелеш проектларын финанслау субсидияләрен бирергә планлаштырыла. Ягъни, 6,36 миллион кв. метр торак инфраструктура белән тәэмин ителгән булачак. "Федераль бюджет өстенлекләрен формалаштырганда өстенлекләр әлеге юнәлешкә бирелгән булдылар. Һәм сез төбәк бюджетларының эчендә дә шулай ясарга тиеш", - дип аңлатты Россия Төзелеш министрлыгы урынбасары.