Азнакай районында Әлки авылында яңа ФАП ачылды

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

2016 ел районыбызда яңа төзелешләргә бай булды. Яңа объектларның чираттагысы – Әлкәй авылында модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Саулык-сихәтлектә яшәгез, Яңа еллар шатлык-сөенечләр генә китерсен, – дип әлкәйлеләргә изге теләкләрен ирештерде район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин. Ул районыбыз авылларында яшүчеләргә уңайлы шартлар тудыруны кайгырткан республика Президентына, җитәкчеләребезгә, аларны төзегән “Нефтемаш” осталарына барсы исеменнән рәхмәт сүзләрен белдерде. Үзәк сырхауханә баш табибы Илдар Шиһапов Республика программасы гамәлгә кертелгәннән соң файдалануга тапшырылган ФАПларның монсы унберенчесе булуын әйтте. Медпунктның эче иркен, якты, җылы, заманча җиһазланган, кайнар, салкын суы агып тора, суыткычлар гына да өчәү. Процедуралар, санитария, авыруларны кабул итү бүлмәләре – һәркайсы аерым. Үзе дә 28 ел авылда фельдшер булып эшләгән биләмә башлыгы Светлана Зиннурова яңа бинаның хезмәткәрләр өчен дә, пациентлар өчен дә бик уңайлы булуын ассызыклады.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International