ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2017 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2017 ел башланганнан бирле төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә Дәүләт торак күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 17 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 64 мең сумга ике карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.   

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Чаллыда төзелеше тәмамлана алмый торган торак объектлары мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.  Киңәмшә ТР Хөкүмәте Йортында үтте, анда өлешләп фатир алучылардан инициатив төркем чакырылды. 


20
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Чистай районында күпфатирлы торак йортларны ремонтлау буенча эшләр башланды. Быел 6 йорт районда, 10 йорт шәһәрдә яңартылачак.  

Азнакай районында Актүбә бистәсендә аварияле торак фондыннан гражданнарны күчерү программасы буенча төзелгән йорт файдалануга тапшырылды. Бистәдә әлеге программа буенча 18 фатирлы икенче йорт та төзелеп бетеп килә.

Алексеевск районында өй туе узды. Хәзер Ялкын кешеләре “Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү”  программасы буенча бер катлы дүрт фатирлы өйдә яшәячәкләр. Зур булмаган, ләкин җылы фатирларда ике контурлы казаннар, газ плитәләре, санузел  куелган, стеналарына обойлар ябыштырылган. Башкарма комитет җитәкчесе Дамир Гыйләҗев ачкычлар тапшырганда ялкынлыларны яңа өйгә күчүләре белән котлады һәм аларга яңа өйдә бәхетле яшәүләрен теләде.


19
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин кушуы буенча, ГЖФ инвестиция программасы кысаларында торак йортларны тәзү соравы буенча министр урынбасары Илшат Гимаев киңәйтелгән киңәшмә үткәрде, анда техник заказчы алдында 2017 нче ел өчен бурычлар да куелган иде.

Быел барлыгы 31 муниципаль районда 31 яңа клуб төзү күздә тотыла. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте.


18
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

Төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасының Дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе" экспертлары 2017 елның 25 нчы гыйнварында уза торган смета-норвматив базасына багышланган семинар-брифингны уздыру  кысаларында 25 нче деакаберенең 2016 нчы елында РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган яңа методикалар буенча смета бәясен билгеләү үзенчәлекләре буенча аңлатмалар белән чыгыш ясыячаклар. Семинарда 2017-нче елда мәҗбүри куллануга алыначак яңа методикалар җентекләп каралачак:

-материалларга, эшләнмәләргә, конструкцияләргә, төзелеш өчен йөк ташу хезмәтләре бәяләренә һәм җиһазларга сметалы бәяләрне билгеләү методикасы;

-машиналарны һәм механизмларны кулланштан алуга сметалы бәяләр билгеләү методикасы;

-төзелештә хезмәт чыгымнарына сметалы бәяләү методикасы;

-төзелеш ресурсларының бәяләренә мониторинг кагыйдәләре;

Семинарда һәр катнашкан кеше CD-дискларда раздаток материаллар комплектын алачак.


17
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Бүген ТР Төзелеш министрылыгында Ирек Фәйзуллин  министры җитәкчелегендә Казан шәһәренең М-14 микрорайонының инженер челтәрләрен проектлау сораулары буенча киңәшмә узды.

Республика программасы кысаларында Әлки районының Югары Әлморзаның клубына быел капиталь ремонт ясалачак. Әлегә ремонт эшләре башлангыч стадиядә генә – документлар әзерләнә, проект төзелә. Ә менә Иске Камкада яңа клуб төзүгә керешкәннәр инде. Клубның фундаменты әзер, ташчылар цоколь чыгара. Шулай ук Чуаш Кичүендәге “Кыңгырау” исемле балалар бакчасында һәм күпфатирлы өч йортта ремонт эшләре көтелә. Бу күләмле эшне “Строитель и К” җәмгыятенә тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International