Әлки районында республика программалары буенча эшләр башланды

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Республика программасы кысаларында Әлки районының Югары Әлморзаның клубына быел капиталь ремонт ясалачак. Әлегә ремонт эшләре башлангыч стадиядә генә – документлар әзерләнә, проект төзелә. Ә менә Иске Камкада яңа клуб төзүгә керешкәннәр инде. Клубның фундаменты әзер, ташчылар цоколь чыгара. Шулай ук Чуаш Кичүендәге “Кыңгырау” исемле балалар бакчасында һәм күпфатирлы өч йортта ремонт эшләре көтелә. Бу күләмле эшне “Строитель и К” җәмгыятенә тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International