Бүген икенчел чималны җыю буенча бишенче павильон ачылды. Казанлылар катыргы, кәгазь, пластик шешә һәм көнкүреш химиясеннән калган буш савытларны икенчел эшкәртелешкә тапшыра алалар, моның өчен аларга бүләкләр дә биреләчәк. Бүгенге көндә шәһәрдә икенчел чималны кабул итү өчен дүрт пункт эшли – Мәүләтов ур., 9, Фучик ур., 72, Мусин/Чуйков ур. һәм Энергетиклар,6 ур. адреслары буенча.
Archi-World Academy - яшь һәм талантлы архитекторлар өчен бәйге, анда бүләк булып бөтен дөнья архитектура мастерскойларында стажировка бирелә.
Хәзер Айнур КДАТУның беренче курсы магистратурада укый. Бәйгенең кагыйдәләре нигезе буенча стажировка вакытының минималь срогы алты ай тәшкил итә, һәм Айнур Coop Himmelb(l)au исемле аларның Венада урнашкан австрия компаниясендә интерн булачак.
Бу елның җиңүчеләре арасында Италия, Испания, Польша, Төркия, Чили һәм Кытай студентлары бар. Алар Австрия, Франция, Италия, Германия, Финляндия, Сингапурда һәм АКШ илләрендә узачак стажировкалар өчен көч сынаштылар.
Республика программасы буенча Лаеш районында актив төзелеш һәм торак йортларны һәм социаль әһәмиятле объектларны реконструкцияләү дәвам итә. Спорт мәйданчыклары төзү дә дәвам итәчәк. Яңа корылмалар салудан тыш, гамәлдәгеләре дә капиталь ремонтланачак.
2017 нче елгы республика программалары буенча авыл хуҗалыгы объектлары салу һәм ремонтлау өчен шактый гына акча бүлеп бирелгән. Агымдагы елда «Ахметвалиева Г.Г.» һәм «Валеев Ф.Р.» КФХларында силос-сенаж транжеяләрен салачаклар. . Һәр объектның бәясе 1,5 млн.сум. Республика һәр фермерга 450 мең сум бүлеп бирәчәк, ә калганын КФХ үзе таба.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Мәскәүдә булды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Сәфәрнең төп максаты – Россия Федерациясе Президенты карамагындагы Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар советы президиумы утырышында катнашу иде.
2017 елда Татарстанда модульле яңа 11 чаңгы базасы барлыкка киләчәк. Алар чаңгы узышларын үстерүнең республика программасы буенча салыначак. Моннан тыш, чаңгы узышлары Федерациясе һәм ТР биатлоны средствосына берничә күчмә комплекс та торгызылачак.
"ТР ТКХ өлкәсендә иҗтимагый тикшерү региональ үзәге" "Грамоталы кулланучы мәктәбе" проекты кысаларында барлык теләүчеләр өчен дә бушлау укыту семинарларын үткәрә.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министырлыгы «АК БАРС Инжиниринг» компаниясе белән берлектә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты укытучылары өчен «BIM-технологияләре» (мәгълүмати модельләштерү технологияләре) студентлар курсын әзерләү системасына багышланган беренче семинар уздырдылар.
2016 елда Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында 8 яңа спорт мәйданчыгы барлыкка килде. Объектлар Казан энергетика көллияте, Автотранспорт техникумы, 1-нче номерлы татар гимназиясе, 114-нче номерлы мәктәп, 42-нче номерлы мәктәп, 116-нчы номерлы мәктәп территорияләрендә булдырылдылар. Казан медицина университетында да көтеп алынган мәйданчык төзекләндерелгән.