Лаеш районында төзелешләр туктамас

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Республика программасы буенча Лаеш районында  актив төзелеш һәм торак йортларны һәм социаль әһәмиятле объектларны реконструкцияләү дәвам итә. Спорт мәйданчыклары төзү дә дәвам итәчәк. Яңа корылмалар салудан тыш, гамәлдәгеләре дә капиталь ремонтланачак. Габишево урта мәктәбен, Никольскийның “Аленушка“ балалар бакчасын һәм Кече Елгадагы авыл клубын реконструкцияләү планлаштырылган. Шулай ук Усадыдагы “Отечество“ үсмерләр клубына ремонт ясалачак. Лаешта “Липки“ балалар лагерена капиталь ремонт ясауга акча бүлеп бирелгән. Шулай ук Сокуры, Нармонка, Габишево, Комлы Ковали һәм Лаешта җиде торак йортка ремонт ясалачак. 2017 елда район инфраструктурасы яхшы якка үзгәрүен дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International