2017 елда Татарстанда модульле яңа 11 чаңгы базасы барлыкка киләчәк. Алар чаңгы узышларын үстерүнең республика программасы буенча салыначак. Моннан тыш, чаңгы узышлары Федерациясе һәм ТР биатлоны средствосына берничә күчмә комплекс та торгызылачак. ТРның Казан, Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләрендә, Кукмара, Әгерҗе, Ютазы, Спас, Саба, Минзәлә, Әлки һәм Әлмәт районнарында барлыкка киләчәк базаларда чаңгы узышлары буенча спорт мәктәпләре урнашачак. Шушында ук мәктәп укучылары өчен физкультура дәресләре дә үткәреләчәк, шулай ук күмәк стартлар да булачак.