2017 нче елгы республика программалары буенча авыл хуҗалыгы объектлары салу һәм ремонтлау өчен шактый гына акча бүлеп бирелгән. Агымдагы елда «Ахметвалиева Г.Г.» һәм «Валеев Ф.Р.» КФХларында силос-сенаж транжеяләрен салачаклар. . Һәр объектның бәясе 1,5 млн.сум. Республика һәр фермерга 450 мең сум бүлеп бирәчәк, ә калганын КФХ үзе таба.
Коровникларга капремонт алты хуҗалыкта булачак, өчесендә (ООО «Игенче», КФХ «Зубов В.С.» и «Ахметвалиева Г.Г.») 200 баш терлеккә исәпләнгән коровник.. Капремонтның смета бәчсе 5 млн. сум. Бюджеттан һәр фермерга 1,5 млн. сум биреләчәк, ә 3,5 млн. сум үз акчасы..
100 баш сыер фермасына капремонт «Савельев А.А.», «Нурхаметов З.М.» һәм «Скоков Н.А.» КФХларында булачак . Смета бәясе 4 млн. сум. Һәр фермерга Республикадан 1,2 млн. сум биреләчәк, ә 2,8 млн.сумны үзләре табарга тиеш. Фермерлар коровникларның башын, ишекләрен, тәрәзәләрен ремонтларга һәм яңа оборудование куярга телиләр. Барлыгы бу эшләр өчен 30 млн. сум кирәк, шуның 9 млн. сумы – республика ярдәме.