Россия Хөкүмәте Татарстанның шәһәрләрне төзекләндерү тәҗрибәсен уңай бәяләде

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Мәскәүдә булды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Сәфәрнең төп максаты – Россия Федерациясе Президенты карамагындагы Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар советы президиумы утырышында катнашу иде. 

Совет президиумы утырышын Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды. Төп тема – "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" өстенлекле проектын гамәлгә ашыру барышы булды.

Дмитрий Медведев кереш сүзендә әлегә тема буенча фикер алышуга бер генә тапкыр әйләнеп кайтмауларын әйтеп узды һәм аның чынлап та мөһим социаль әһәмияткә ия булуын җиткерде. “Бездә гражданнарның дүрттән өч өлеше шәһәрләрдә яши һәм, билгеле, әлеге сораулар һәрчак туа. Парламент сайлауларында әлеге теманың актив яңгыравы тиккә генә түгел. "Бердәм Россия"нең күптән түгел булып үткән съездында да дәүләт көчен яшәүчеләрнең үз инициативалары - җәмәгать структуралары һәм партия оешмалары белән ныгыту турында сүз барды. Әлеге тема шулай ук Президент Юлламасында билгеләнгән иде. Без төзекләндерү белән база дәрәҗәсендә шөгыльләнәчәкбез дип килешкән идек", - диде Дмитрий Медведев. 

Әлеге проектка федераль бюджеттан акчаларны 5тән 20 миллиард сумга кадәр арттыру карары кабул ителүе билгеләп үтелде. Тагын 0,5 миллиард парклар һәм скверларны төзекләндерүгә булачак.

«Әмма без, билгеле, җирле үзидарә, төбәк органнары эшен федераль дәрәҗәдән башкарырга җыенмыйбыз, – дип белдерде Россия Хөкүмәте Рәисе. – Бу җаваплылык нәкъ менә төбәкләрдә, муниципалитетларда. Безнең роль – төбәкләргә һәм муниципалитетларга бу мәсьәләләр буенча активрак эшләүдә стимул бирү. Яшәүчеләр үзләре төзекләндерү вариантларын сайлый, эш сыйфатын контрольдә тота, элемтә булдыра алулары бик мөһим».

Утырыштан соң Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень катнашында брифинг узды. Ул әлеге проект старт алды, дип белдерде.

«Бүген гамәлгә кертү өчен норма-хокук базасы әзер. 1 мартка кадәр без әлеге өстенлекле проектта катнашучы барлык субъектлар белән аларга тиешле акчалар бүленер өчен килешүләр төзергә тиешбез, – диде Михаил Мень. – Субъектлардагы өстәмә финанслар белән гомуми сумма – 27,2 миллиард сум. Шәһәр мохитен төзекләндерүдә әле моңарчы шушындый сумманың булганы юк иде. Икенче мөһим нәрсә: төбәк, муниципалитет белгечләрен укыту, кызганыч, керми калган иде. Бүген Дмитрий Анатольевич әлеге максатка 50 миллион сум акча табарга боерды, алар укыячак һәм әлеге проектны тормышка ашыруда җаваплы булачак».

Михаил Мень әлеге проектны эшләгәндә теориядән бигрәк практикага нигезләнүләрен җиткерде. «Татарстан Республикасы тәҗрибәсенә таяндык, анда гражданнарны төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итүгә тартуда җитди эшләр бар, –  диде ул. – Мәскәү, Воронеж тәҗрибәсенә таяндык».

Ул шулай ук әлеге проектта12 меңнән артык муниципалитетлар катнашуын җиткерде. Алар мең кешелек муниципалитетлардан башлана. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International