Archi-World Academy - яшь һәм талантлы архитекторлар өчен бәйге, анда бүләк булып бөтен дөнья архитектура мастерскойларында стажировка бирелә. Хәзер Айнур КДАТУның беренче курсы магистратурада укый. Бәйгенең кагыйдәләре нигезе буенча стажировка вакытының минималь срогы алты ай тәшкил итә, һәм Айнур Coop Himmelb(l)au исемле аларның Венада урнашкан австрия компаниясендә интерн булачак.
Бу елның җиңүчеләре арасында Италия, Испания, Польша, Төркия, Чили һәм Кытай студентлары бар. Алар Австрия, Франция, Италия, Германия, Финляндия, Сингапурда һәм АКШ илләрендә узачак стажировкалар өчен көч сынаштылар.