КДАТУ укытучыларын биналарны мәгълүмати модельләштерү технологияләренә өйрәтә башладылар

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министырлыгы «АК БАРС Инжиниринг» компаниясе белән берлектә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты укытучылары өчен «BIM-технологияләре» (мәгълүмати модельләштерү технологияләре) студентлар курсын әзерләү системасына багышланган беренче семинар уздырдылар. Семинарны Россияда танылган федераль биналарның һәм корылмаларның проектировщиклары үткәрделәр - Санкт-Петербургта урнашкан россиянең иң өлкән №1 Проект институты остаханәсе җитәкчесе Александр Никитин һәм төзелеш өлкәсендәге эшчәнлекне мәгълүматлаштыру һәм комплекслы автоматлаштыру буенча халыкара эксперт Андрей Ерофеев. Семинарда катнашучылар өчен BIM-технологияләрен үстерү тенденцияләренә һәм нигезләренә, BIM-белгечләрен үзерләү методикасына, шулай ук аларны Россиянең әдәп баручы Югары уку йортларына кертүгә багышланган темалар ачылды.

Фоторепортаж мероприятия  -  https://cloud.mail.ru/public/HXQ2/3anywuLdR

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International