Быел Татарстанда 31 авыл клубы төзеләчәк

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Быел барлыгы 31 муниципаль районда 31 яңа клуб төзү күздә тотыла. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте. Авыл клубларын төзү дәүләт программасы буенча, 2012 елдан алып, Татарстанда 226 объект төзелгән. Моның өчен дәүләттән 2 млрд 243 млн сум акча бүлеп бирелгән. Быел төзеләчәк клублар саны, узган елгыга караганда кимрәк булачак. 

Аның сүзләренчә, әлеге клубларга 39 меңнән артык кеше сыя. Яңа клубта берьюлы 6 меңләп кеше рухи яктан байый ала, дип белдерде министр урынбасары.

“Әлеге программа үзенең кирәклеген раслады. Бер клубка, гадәттә, 2-3 авыл җирлеге халкы йөри. Узган ел гына да авылларда 45 клуб сафка бастырылды һәм 3,1 мең урын булдырылды”, - диде Илшат Гыймаев. Сүз уңаеннан, узган ел авыл клубларын төзү программасы өчен 287 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Шунысы да мәгълүм, федераль бюджет акчалары ярдәмендә, республикада 2016 елда 5 мәдәният йорты сафка бастырылган. Алар тулы функцияле форматта төзелгән. Мондый объектлар Әлмәт, Лаеш, Югары Ослан, Теләче һәм Чистай районнарында кулланылышка тапшырылган. Финанслауның гомуми суммасы 69 млн сум тәшкил иткән.

Шуннан соң без моңа кадәр төзелгән клубларны яңарту буенча эш башлаячакбыз. Аларның күбесе Совет чорында төзелгән, без аларны заманча биналарга әверелдерәчәкбез”, - диде министр урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International