Алексеевск районында өй туе узды. Хәзер Ялкын кешеләре “Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү” программасы буенча бер катлы дүрт фатирлы өйдә яшәячәкләр. Зур булмаган, ләкин җылы фатирларда ике контурлы казаннар, газ плитәләре, санузел куелган, стеналарына обойлар ябыштырылган. Башкарма комитет җитәкчесе Дамир Гыйләҗев ачкычлар тапшырганда ялкынлыларны яңа өйгә күчүләре белән котлады һәм аларга яңа өйдә бәхетле яшәүләрен теләде.