Яңа 2017 елда районда төрле программалар буенча 500 миллион сумга якын бәягә төзелеш һәм капиталь ремонт эшләре башкару планлаштырыла. Моңа торак, социаль объектлар: мәдәният йортлары, фельдшерлык-акушерлык пунктлары, спорт мәйданчыклары, балалар бакчалары, мәктәпләр төзү һәм аларга капиталь ремонт үткәрү керә.
“Ел дәвамында районыбызның байтак авылларына төзүчеләр киләчәк. Барлык программалар буенча да финанслау күләме билгеле дияргә була, подрядчылар да билгеләнгән, кайбер эшләр узган елны ук башланды”, - диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илнар Минһаҗев. Аның сүзләренчә, быел Югары Кармалкада күп функцияле үзәк төзи башлыйбыз, 50 тамашачыга исәпләнгән клуб та шунда була. Бу эшкә 6 миллион 300 мең сум акча тотылачак. Иске Элмәле авылында модульле фельдшерлык-акушерлык пункты төзелә, бу максатка 2 миллион 800 мең сум акча каралган. Лашманда республика программасы кысаларында авыл җирлеге Советы өчен административ бина төзү күздә тотыла. Казанка авылында яңа башлангыч мәктәпне файдалануга тапшыру өчен 30 миллион сум акча бирелә, аның нигезе узган елны ук ясалды. Әккәрәйдә универсаль спорт мәйданчыгы булыр, аны төзергә 3 миллион сум акча тотылачак. Район үзәгендә “Ятим балаларга – торак” программасы нигезендә алты аерым йорт салыначак, диде район хакимияте вәкиле.
Болардан тыш, районда биналарны төзекләндерүгә дә байтак акча каралган. Әйтик, Кармыш балалар бакчасы агымдагы елда яңа төс алачак: монда 10 миллион 300 мең сумга капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла. Андреевка клубы, Түбән Кәминкә табиблык амбулаториясе, ветеринария берләшмәсенең һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең административ биналары да капиталь ремонт программасына кергән.
Район үзәгендә Совет урамындагы 3нче һәм Татарстан урамындагы 1нче йортларны капиталь ремонт планына керткәннәр.
Халыкны чиста су белән тәэмин итү юнәлешендә дә быел эш дәвам итәчәк. Узган елны Кече Чегодай авылына кадәр су торбалары килде, быел монда суүткәргеч авыл урамнарына тартылачак. Су проблемасы Күтәмә авылында да хәл ителәчәк, биредә су челтәрләрен яңартуга 10 миллион сумнан артык акча күчерелергә тиеш. Район үзәгендә дә бу өлкәдә билгеле күләмдә эш башкарырга план бар. 2014 елдан бирле авыллардагы урам яктырткычларын яңарту, үзгәртеп кору буенча программа гамәлдә, ул быел да дәвам итәчәк, диелә Чирмешән районы хәбәрендә.