Татарстанда 2016 елда төзелеш һәм капиталь ремонт объектларында үлем белән төгәлләнгән бәхетсезлек очраклары 30 процентка кимегән. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин җиткерде.
Киңәшмә иртән Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегенә үтте. Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә республиканың ведомоство һәм министрлык җитәкчеләре, эре предриятие һәм оешма, район җитәкчеләре катнашты.
«2015 елда 17 үлем очрагы булды, 2014 елда 19, 2013 елда 33, ә 2016 елда 11 үлем белән бәхетсезлек очрагы теркәлде», – дип мәгълүматлар китерде Ирек Фәйзуллин. Шунда ук әлеге динамикага ирешү чаралары турында да сөйләде.
«Республикада 1600 тикшерү үткәрелде. Әле дә эш дәвам итүче карар кабул ителде. Безнең "Төзүчеләр бердәмлеге" җитди эш башкарды – алар тарафыннан объектларда 842 тикшерү үткәрелде. Үз объектларында безнең заказчылар контроль булдыра.1357 объектта Баш инвестиция-төзелеш идарәсе буенча тикшерүләр үткәрелеп, штрафлар салынды», – дип хәбәр итте еллык эшкә йомгак ясап республиканың төзелеш башлыгы.
Муниципаль комиссияләргә министр еллык эшләренә җентекле анализ ясарга, иң нәтиҗәле методларны яңадан кулланырга, система эшләп бетермәгән җирләрне ачыкларга йөкләмә бирде.
Республика Премьер-министры 2017 елда хезмәтне саклау өлкәсендә профилактик эшне көчәйтгә зур игътибар бирергә кирәклеген җиткерде.