Быелның ун ае эчендә Татарстан халкы 18 меңнән артык Министрлар Кабинетына мөрәҗәгать иткән. Бу үткән елның шушы чорына карата мең мөрәҗәгатькә артык. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Татарстан Республикасында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле 1 мең 478 мең тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 18 млн. 216 мең сумлык 481 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
ТР төзелеш министрылыгында министр И. Э. Фәйзуллин җитәкчесе кушуы буенча алдынгы предприятиеләр, кирпеч төзелешен җитештерүчеләр белән, "түгәрәк өстәл" үткәрделәр.
1-нче декаберьдә ИЦ "Энергопрогресс" базасында (СКП РТ) РООР "ТР коммуналь предприятиеләре берлеге" директорлар Советы һәм СРО РНП "ТР күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге" партнерлык Советы бергә утырыш уздырды.
Татарстаннан ике проект VII россия ландшафт архитектурасы милли премиясе буенча бүләкләрен алдылар.
2016 елның 30 ноябрендә Әлмәт шәһәрендә күпфатирлы торак йортларда йорт эчендәге газ җайланмаларын тикшерү буенча комиссиянең чираттагы рейды булды. Расланган исемлек һәм график нигезендә комиссия иң беренче чиратта иминлексез гаиләләрне һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгән һәм газга зур әҗәте булган фатирларны тикшерде.
КДАТУ "Буфетында" ("Архитектура-мәгариф тирәлеге "BFFT.space") төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев җитәкчелегендә «Локомотив» исемле ярымутрау үсеше перспективалары турында һәм Идел елгасы янәшәсендәге яр буе турында киңәшү узды.
2017 елда Ленинорск районында һәм Лениногорск шәһәрендә түбәндәге адреслар буенча 21 йортта капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла: Лениногорск ш., Җиңүгә 50 ел пр., 9А, 23 й., Шашин пр., 48, 50 й., Горький ур., 31 й., Халыклар дуслыгы ур., 4 й., Кошевой ур., 7, 23 й., Кутузов ур., 12, 16, 17 й., Ленинград ур., 45, 51 й., Лермонтов ур., 19 й., Тынычлык ур., 2 й., Мурзин ур., 18А й., Яр буе ур., 10 й., Степная ур., 19 й., Подлесный п., Гагарин ур., 3 й., Тимәш ав., Киров ур., 20 й., Шөгер ав., Ленин ур., 9 й. Билгеләнгән таләпләр нигезендә Торак йортларны капиталь ремонтлау программасында катнашу өчен подрядчы оешмалар сайлап алынды. Программада барлыгы 9 подряд оешмасы катнаша: "Арго" ҖЧҖ, "Коммунальник" ҖЧҖ, "Техника" ҖЧҖ, "Жилищник" ҖЧҖ, "Жилсервис" ҖЧҖ, "Наш дом" ҖЧҖ, "Оникс" ҖЧҖ, "Техстрой" ҖЧҖ, "ЦИР ЖКХ и С" МО "ЛМР" ААҖ. Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан барлык йортлар да тикшерелде, җитешсезлек исемлекләре килештерелде.
30-нчы нояберьдә Исергап авылында тантаналы рәвештә яңа фельдшер-акушердык пункты ачылды. Республика президент ФАПларны төзелеш программасы аркасында, модуль бина авыл үзәгендә кыска гына вакыт эчендә төзелде. Бәйрәм уңаеннан медицина хезмәткәрләрен һәм авыл халкын котлар өчен Баулы муниципаль районының башлыгы Рамил Гатиятуллин килде. Ул авылдашларга авырмаска һәм бу бинага профилактик процедураларны гына үткәрер өчен килергә теләкләр теләде.
Россиядә профессиональ управдомнар институты кертелергә мөмкин – ТМШ һәм ТТК күпфатирлы йортлар белән идарә итү өчен менеджерларны эшкә алачаклар. РФ Торак Кодексына тиешле үзгәрешләр кертү мөмкинлеге булган закон проекты, Россиянең Төзелеш Министрлыгы белән эшләнгән. Бу хакта 1 декабрь көнне"Торак-коммуналь хуҗалыкта җәмәгать контролен үстерү" V Бөтенроссия киңәшмәсе кысаларында, РФ ведомство башлыгы урынбасары Андрей Чибис белдерде.