ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясенең Торак төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында, Михаил Мень 30 ноябрьдә РФ Дәүләт Думасы утырышында, "Хөкүмәт сәгате" кысаларында, ведомствоның төп эшчәнлеге күрсәткечләре киңәшмәсендә чыгыш ясады. 

Республика программасы кысаларында, 30-нчы нояберьдә тантаналы рәвештә яңа фельшер-акушерлык пункты ачылды. ФАПны ачу тантанасында Баулы районының башлыгы Рамил Гатиятуллин катнашты. 

Бүген Инженер үзәктә биналар һәм корылмалар, төзелеш конструкцияләр экспертизасы, энергоҗиңазларның диагностикасы, металл, җитештерү контролен анализлау һ.б. өлкәсендә компетенцияләр презентациясе узды. Чарада төзелеш материаллар сәнәгате вәкилләре, шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәи ТКХ министры вәкилләре: архитектурасы буенча урынбасары - ТРның төп архитекторы Владимир Кудряшев, төзелеш министры урынбасары Илшат Гимаев һ.б. катнашты. Кунаклар билгеләп үткәнчә, үзәкнең тәҗрибәсе һәм технологияләре, һичшиксез, үткәрелгән эшләрнең сыйфатын күтәрергә һәм тармакны яңа баскычка чыгарырга яодәк итәчәк. Очрашу йомгаклары буенча, яклар хезмәттәшлелек итүнең төрле якларын күрсәтте.


29
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

2017-нче елның 1-нче гыйнварыннан 03.07.2016 № 238-ФЗ "Квалификацияне бәйсез бәяләү турында" Федераль закон көченә керә, ул хезмәткәрнең(дәгъвачының) квалификацияләре профессиональ стандартка яки таләпләргә туры килү-килмәү сораулары буенча җайга сала.

Төбәкләр белән селектор киңәшмәсендә Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы Михаил Мень,капиталь ремонтка җыю буенча взнослары хәле турында сөйләде. Министр сүзләренә караганда, взнослар җыелуы буенча 2016 елның 1 ноябренә 81,74% тәшкил иткән (барлыгы кертелгән 136,146 млрд. сум), 23 төбәгендә бу күрсәткеч 85%, артып киткән ә татарстанда, мәсәлән, ул 97,5% тәшкил итә. "Димәк, кешеләр әлеге программаның дөрес булуына төшенде, хәзер аларны күбрәк сыйфатын үтәү ремонтлау, саклау чаралары мәсьәләләре кызыксындыра", - дип билгеләде Михаил Мень. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында КФЙ капиталь ремонтлау программасы планлаштырылган  күләменнән бу елны 98 проценты тәмамланды.


28
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Россиянең 27 шәһәрендә узган ял көннәрдә коммуналь техника парады узды.Теләсә кайсы ел вакыты һәм һава торышында да урамдагы тәртип өчен кайгыручы кешеләр һәм техника турында сөйләү һәм күрсәтү акциясенә Назраннан алып Якутск шәһәренә кадәр булган шәһәрләр кушылды.

25-нче нояберьдә Баулыда Бөек Ватан Сугышы ветераннарына яңа фатир ачкычларын бирү тантанасы узды. Ачу тантанасында Баулы муниципаль районының башлыгы Рамил Гатиятуллин катнашты. Яңа 15 фатирлы һорт ни бары 4 ай эчендә торгызылган. Бу Баулыда Бөек Ватан Сугышы ветераннарын һәм фронтовикларның тол хатыннарын торак белән тәэмин итү федераль программасы белән төзелгән исәп буенча 9-нчы йорт. 

 


26
ноябрь, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2016 елның 25 ноябрь көненә 2 млн. 8,4 мең кв. м торак сафка кертелгән. 13 муниципаль районда 2016 елга торак төзү буенча пландагы бурыч тулы күләмдә башкарылган - Балык Бистәсе, Сарман, Ютазы, Кайбыч, Чирмешән, Чистай, Питрәч, Лаеш, Тукай, Әтнә, Югары Ослан, Теләче районнарыда. 

Бүген, 26 ноябрьдә Әлмәттә, РФ төзелеш министрлыгы акция кысаларында Бөтенроссия коммуналь техника парады узды. Парадта 45 төрле техника катнашты. Күргәзмәне район башлыгы Айрат Хәйруллин карады. Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Гилемханов парадны ачты. Шәһәр халкын, сәләмләп, килгән күргәзмәсен, ул билгеләп узганча, акциянең максаты – әлмәтлеләргә техниканың кышкы шартларда эшләүгә әзерлекне күрсәтү. Юлчыларның һәм торакчыларның эш фронты зур: бу-300 чакрым юллар, 50 чакрым велосипед юлларын, 120 километр тротуарларны һәм 300 ишегалды территорияләрен. Бары тик узган кышта шәһәр урамнарын 7,5 мең үзбушаткычларда кар чыгарылган.


25
ноябрь, 2016 ел
җомга

Бүген Казан төзелеш көллиятендә тантаналы рәвештә хезмәтне саклау кабинеты ачылды. Чарада катнаштылар: ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гимаев һәм Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров, ЮИТ компаниясе вәкилләре, студентлар һәм башкалар катнашты. Көллиятнең мөгалимнәре һәм компаниянең белгечләре белән үткәрелә торган хезмәтне саклау буенча инструктажлар һәм практик дәресләр үткәрү Татарстан Республикасының төзелеш тармагында җитештерү процесын травмасыз формалаштырырга ярдәм итәчәк. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International