ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2016 ел
җомга

ТР Министырлыгында подряд оешмалары, заказчылар һәм республика муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары коллективларын бүләкләү тантанасы узды. Коллективлар 2015 елда торак төзү йортларны төзү һәм социаль-мәдәни объектларны төзү республика программасын уңышлы тормышка ашурыга өлеш керткән өчен бүләкләнгән булдылар. Бүләкләү тантанасын министр урынбасары И.С.Гимаев үткәрде.

2016-нчы елда конкурсның федераль этабына Россиянең 65 төбәгеннән 400-дән дә артык эш кергән, шул ук вакытта оргкоммитетлар федерациянең 77 субъектында оештырылган иде. 


24
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

"Белеп кулланучы мәктәбе" проекты кысаларында 17-25 ноябрьдә газ җиһазлары белән кулланган куркынычсызлык техникасының федераль вәзгыятьләрен үтәү эшли башлаган. 24 ноябрь көнне Әмирхан урамы, 2 "А" күпфатирлы йортта газ җиһазларын карау эш сәфәре оештырылды.

24 ноябрь көнне утырышлар залында, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының чираттагы, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшче төркемне контрольдә тоту һәм иҗтимагый үзидарәне үстерү буенча җәмәгать утырышы узды. Чара рәислегендә Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дмитрий Романов иде.



 

Әниләр көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министрлык хезмәткәрләре стенд рәсмиләштерделәр.  Ана булу иң бәхетле вакыт!

Мөслим район үзәгендә, республика программасы нигезендә төзелгән күп фатирлы торак йорт Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен, ачу тантанасы булып узды.

Бөгелмә ш. Михаил Фрунзе урамы буенча 10 санлы йортта яшәүчеләрнең күрсәтелгән коммуналь хезмәтнең (җылылык) канәгатьләндерерлек булмавы турындагы мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында Бөгелмә зонасы торак инспекциясе РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011 №354 карары белән расланган Гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең бозылу очракларын ачыклады. “Нефтьче” ИК ҖЧҖ директорына карата РФ КоАП 7.23 ст. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. “Нефтьче” ИК ҖЧҖ директоры торак инспекциясе карары нигезендә административ штраф рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылды. Бу җитешсезлекне бетерү өчен “Нефтьче” ИК ҖЧҖ директорына күрсәтмә бирелде.


23
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Казан төзелеш көллияте базасында ТехноНИКОЛЬ исемле уку үзәге ачылды, ул төзелеш тармагындагы студентлар һәм белгечләрне практик әзерләү белән тәэмин итәчәк. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Чиста су. Казан-2016" VII махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм конгрессын ачты. Чара "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәге территориясендә узды.

Тантанада шулай ук Федераль су ресурслары агентлыгы җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Вадим Никаноров, Түбән Идел бассейнының сулыклары идарәсе җитәкчесе Анатолий Быков, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Фәрит Габделганиев, Казан шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесе денис Калинкин һәм башкалар катнашты.

 

2016 елның июлендә күпфатирлы торак йортларны кулланыла торган энергия ресурсларын исәпкә алу буенча гомумйорт җайланмалары белән тәэмин итү өлешендә закон таләпләренең үтәлеше буенча “Комфорт” ТМШ (Нурлат ш.) карата үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару буенча бирелгән күрсәтмәнең үтәлеше 2016 елның 21 ноябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан планнан тыш урынга чыгып тикшерелде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International