Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Виталий Мутко, «"Россия-2018" оештыру комитеты» генераль директоры Алексей Сорокин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Самара-Арена» стадионында төзелеш эшләре белән танышты. Кунакларны «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе генераль директоры Равил Җиһаншин озатып йөрде, дип хәбәр итә Самара өлкәсе хакимияте матбугат хезмәте. Шулай ук объектта төзелеш барышын Татарстан һәм Самара өлкәсе төзелеш министрлары Ирек Фәйзуллин һәм Алексей Гришин карады.
Инспекциягә 88 фатирлы 4 нче һәм 5-нче номерлы торак булмаган бүлмәләр белән булган, Казан шәһәре М. Гафури урамында урнашкан торак йортлар төзелеше тәмамлану турында килгән хәбәрләмә нигезендә ТР ДТК Инспекциясе төзелеш тәмамланган обүектын тикшерү уздырды, тикшерү нәтиҗәләре буенча, төзелештә бозулар ачыкланмады. ТР ДТК Инспекциясе үзгәртеп кору һәм капиталь төзелеш объектларын күзәтү төбәк органы хезмәткәрләре әлеге объектны төзелеш башыннан төзелеш тәмамлануга кадәр күзәтте. ТР ДТКИ тарафыннан төзелеш барышында моңа кадәр ачыкланган кисәтүләр һәм хокук бозу вакытында читләштерелгән. Торак йортларны Төзүче - " Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коммерцияле булмаган Дәүләт торак фонды".
Инспекция карарлары белән элек бирелгән административ штрафларның түләнелешен тикшерү нәтиҗәсендә “Экском-Челны” ҖЧҖ вазифаи һәм юридик затларының штрафларны түләмәгәнлекләре ачыкланды. РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 20.25 ст. 1 өлешенә нигезләнеп, Инспекция тарафыннан административ беркетмәләр төзелде һәм судка җибәрелде. Үзенең карарларында суд “Экском-Челны” ҖЧҖ юридик затын гаепле дип тану һәм 10 000 сум күләмендә штраф билгеләү турында, шулай ук “Экском-Челны” ҖЧҖ вазифаи затын гаепле дип тану һәм 10 000 сум күләмендә штраф билгеләү турында карар итте.
Татарстан Республикасы икътисадының киләчәк үсеше квалификацияле кадрлардан, формалаштырылган һәм өлгергән хезмәт базарыннан башка мөмкин түгел. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында хәбәр итте.
Бүген "Белемле кулланучы мәктәбе" проекты кысаларында ТКХ сферасында иҗтимагый тикшерү үзәге белгечләре күпфатирлы йортлар Советлары Рәсиләре һәм активистлары өчен семинар үткәрделәр.Чарада 20 кеше катнашты.
Бүген Чиләбедә "Иң яхшы сантехник.Россия Кубогы" чемпионатының финалы узды. Анда Россия төбәкләре арасыннан иң яхшы 30 команда, шулай ук Казахстан, Сербия, Үзбәкстан командалары катнашты. Финалистлар арасында Чаллы сантехниклары. Быел чемпионат Россия Федерациясе төзелеш һәм ТКХ ярдәме белән үткәрелде. Җиңүче сантехник кубогын һәм 300 мең приз алачак, калган финалистларны медальләр белән бүләклиечәкләр.
Бүген "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә шәһәр мэриясендә ике күп фатирлы йорт тапшыру турында сөйләделәр. Яңа фатирларга күченү ноябрь ахырында булачак. Яңа фатир ачкычларын Кольцова урамындагы йорттан 30 кеше алачак. Циолковский урамы буенча урнашкан йорт декабрь аенда тапшырылачак. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннарын күчерегә планлаштырыла.
Алабугада тиздән яңа модульле-блоклы участок ветеринария пункты ачылачак. Аны төзү тәмамлануга якынаеп килә. Эш республика программасы кысаларында алып барыла.
Баулы ш. Гоголь урамы буенча 22 санлы йортта яшәүчеләрнең торак йортны карап тотуның канәгатьләндерерлек булмавы турындагы мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында Бөгелмә зонасы торак инспекциясе Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләренең һәм нормаларының бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә: подъездларны ремонтлау ешлыгы сакланмый, бинаның цоколь катында урыны-урыны белән җимерек өлешләре бар.
Бөтенроссия һөнәри #трудкрут осталык бәйгесенең "Иң яхшы остасы" исемен яулады, ССО КДАТУ штаб командиры Артем Кудряшов.