Алабугада тиздән яңа модульле-блоклы участок ветеринария пункты ачылачак. Аны төзү тәмамлануга якынаеп килә. Эш республика программасы кысаларында алып барыла. Яңа бина 1934 елда торгызылган иске ветеринария пункты урынында салынып ята. Иске бина сүтелгән.
Яңа пункт 62,5 квадрат метр мәйдан биләячәк, ул төрле төрдәге хезмәтләр күрсәтү өчен берничә төрдәге кабинетны үз эченә алачак. Болар – операция ясау, вакцинация кертү, йорт хайваннарын печтерү бүлмәләре. Шушында ук шәһәр халкы котыру авыруына каршы үз йорт хайваннарына бушлай прививка ясата алачак.