Россиянең 27 шәһәрендә узган ял көннәрдә коммуналь техника парады узды.Теләсә кайсы ел вакыты һәм һава торышында да урамдагы тәртип өчен кайгыручы кешеләр һәм техника турында сөйләү һәм күрсәтү акциясенә Назраннан алып Якутск шәһәренә кадәр булган шәһәрләр кушылды. Чаралар Россия Төзелеш Министырлыгы ярдәме белән үтте. Бәйрәмне һәрбер төбәктә уздырыр өчен үзенең форматы сайланды. Чиләбедә техниканың парад чыгышы узды, Салехадта - күрсәтмә чыгышлар. Ә Әлмәттә бу чарага велосипедчылар да кушылды. Барлык теләүчеләр дә теләсә кайсы спецмашинаның кабинасына керә алдылар һәм ТКХ өлкәсендә эшләгән хезмәтчеләргә кызыксындырган сораулар бирә алдылар.