Баулы районының Уба авылында тантаналы рәвештә яңа ФАП ачтылар

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Республика программасы кысаларында, 30-нчы нояберьдә тантаналы рәвештә яңа фельшер-акушерлык пункты ачылды. ФАПны ачу тантанасында Баулы районының башлыгы Рамил Гатиятуллин катнашты. Рәхмәт сүзләре белән авылдашлар исеменнән Бөек Ватан Сугышы ветераны, Фаразетдин Камалетдинов чыгыш ясады. Татарстанда социаль программалар, район җитәкчелеге эшләгән өчен, тәзүчеләр - шулай тиз һәм оста төзи белгән өчен Республика җитәкчелегенә ул рәхмәт сүзләрен әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International