Баулы районының Исергап авылында яңа ФАП төзеделәр

2016 елның 2 декабре, җомга

30-нчы нояберьдә Исергап авылында тантаналы рәвештә яңа фельдшер-акушердык пункты ачылды. Республика президент ФАПларны төзелеш программасы аркасында, модуль бина авыл үзәгендә кыска гына вакыт эчендә төзелде. Бәйрәм уңаеннан медицина хезмәткәрләрен һәм авыл халкын котлар өчен Баулы муниципаль районының башлыгы Рамил Гатиятуллин килде. Ул авылдашларга авырмаска һәм бу бинага профилактик процедураларны гына үткәрер өчен килергә теләкләр теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International