ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2014 ел
шимбә
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хезмәткәрләре Авиатөзелеш районында узган агачлар утырту чарасында катнашты. 
25 апрельгә булган мәгълүматлар буенча республикада 839,3 мең кв.м. торак тапшырылган, бу еллык планның 35%ын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырган атналык киңәшмәдә хәбәр ителде. 

25
апрель, 2014 ел
җомга
Бүген "Алабуга" МИЗында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин коттедж поселогы объектлары төзелеше буенча подряд оешмалар белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук "Алабуга МИЗ ППТ" ААҖ заказ бирүчесе һәм "Татинвестгражданпроект" ДУП проект институты вәкилләре катнашты. 
Бүген Казан шәһәрендә "Проектлаштыручы көне" - проектлаштыру һәм архитектура өлкәсендә эшләүче белгечләр бәйрәме үтә. Чара "Ривьера" кунакханә-күңел ачу комплексында "Адмиральский" конференц-залында уза. 
Татарстан Республикасында "Алабуга" махсус икътисадый зонаның резидент компанияләренең предприятиеләрендә бүген Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов булды. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.

23
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Казан ИТ-паркында “Кластерларны үстерү өчен партнерлык” халыкара конференциясе үз эшен башлады. Конференциянең пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Казанда "Заманча менеджмент технологияләре" семинарының икенче көне уза. 

22
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Казанда IX халыкара махсуслашкан къргщзмщ - "ВолгаСтройЭкспо - 2014" ачылды. Әлеге чара ел саен 22-25 апрель көннәрендә үтә. "ВолгаСтройЭкспо" - иң зур күргәзмәләрнең берсе, аның экспозициясе төзелеш комплексының барлык тармакларын да үз эченә ала. 
Күмерсу җепселе җитештерүче завод сораулары бүген "Алабга-Волокно" ҖЧҖ заказ бирүчесе һәм подряд оешмалар катнашында узган киңәшмәдә каралды. Чараны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л.Аляшев үткәрде. 
Корстонда "Сбербанк" корпоратив университеты ярдәмлеге белән оештырылган "Заманча менеджмент технологияләре" семинар-киңәшмәсе уза. Чарада"Сбербанк России" ААҖ Идарә рәисе Герман Греф, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнаша. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International