Көн кадагында - "Алабуга-Волокно" ҖЧҖ заводы төзелеше сораулары

2014 елның 22 апреле, сишәмбе
Күмерсу җепселе җитештерүче завод сораулары бүген "Алабга-Волокно" ҖЧҖ заказ бирүчесе һәм подряд оешмалар катнашында узган киңәшмәдә каралды. Чараны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л.Аляшев үткәрде.  

Киңәшмә барышында төзелеш-монтаж эшләрен һәм объектларның әзерлеген финанслау сораулары каралды. "Алабуга-Волокно" ҖЧҖ заказ бирүчесенә заводның эшен башлап җибәрү буенча беренчел эшләре артыннан контрольне ныгыту киңәш ителде. Бүгенге көнгә объектның әзерлек дәрәҗәсе 90% тәшкил итә, җибәрү-яхшырту эшләре башкарыла, шул исәптән чит ил белгечләре тарафыннан да. Төзелешне йомгаклау 2014 елның азагына планлаштырыла, җитештерүне башлау 2015 елның I кварталына билгеләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International