Бүген Казан ИТ-паркында “Кластерларны үстерү өчен партнерлык” халыкара конференциясе үз эшен башлады. Конференциянең пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
“Кластерларны үстерү өчен партнерлык” халыкара конференциясе Россия Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәмендә Россия инновацион регионнары ассоциациясе белән берлектә оештырылды, аның максаты – территориаль инновацион кластерларны, регионнарның конкуренциягә сәләтен арттыру коралы буларак, өйрәнү һәм киләчәктә Россия һәм Европа регионнарының партнерлыгын һәм инновацион кластерларын үстерү.
Конференция эшендә берничә Европа регионы делегациясе катнаша.
Россия ягыннан конференциядә 13 регион - Россия инновацион регионнары ассоциациясе әгъзалары, федераль министрлыклар, региональ инновацион инфраструктура объектларының, университетларның, үсеш институтларының җитәкчеләре катнаша.
Конференциядә бөтендөньяда кластерлар үсешенең хәзерге заман модельләрен өйрәнү юлы белән конкуренциягә сәләтлелекне арттыруга бәйле актуаль мәсьәләләр каралачак.
Конференция кысаларында Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры һәм Татарстан Республикасы инновацион инфраструктурасы объектлары («КАМАЗ» ААҖ, «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ, «Түбән Кама шина» ААҖ, «КИП «Мастер» ААҖ, «Алабуга» МИЗ, Чаллыдагы «ИТ-парк») өчен Россия һәм чит илләрнең сәнәгать предприятиеләре партнерларын тәкъдир итәчәкләр.