Бүген Татарстан Республикасы Президенты, «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр тирәлеге» юнәлеше буенча эш төркеме җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советы эш төркеменең чираттагы утырышн уздырды.
Видеоконференция режимында узган утырышта Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев, шулай ук федераль һәм төбәк башкарма хакимияте органнары вәкилләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, эш төркеме кысаларында моңарчы Россия Президенты тарафыннан төзелеш тармагына ярдәм буенча кабул ителгән карарлар нигезендә эш алып барыла. Бу – яңа торакны 6,5% исәбе белән ипотека кредитлавының ташламалы программасы, ташламалы авыл ипотекасы, Өлешләп фатир төзетүчеләрне яклау фондын капиталлаштырып бетерү, комфорт-классындагы яңа фатир сатып алуга «ДОМ.РФ» дәүләт гарантияләре, төзелеш алып баручылар өчен банк кредитларының процент ставкаларын субсидияләү программасы. Татарстан Республикасы Президенты белдергәнчә, бу чаралар тармак предприятиеләрендә эш белән тәэмин итүне саклап калырга һәм 2020-2021 елларда планлаштырылган йортларны төзеп бетерергә мөмкинлек бирәчәк.
Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзаларына һәм Россия Төзелеш министрлыгы вәкилләренә уртак эш өчен рәхмәт белдерде. Пандемиягә карамастан, ил буенча бирелгән кредитларның гомуми саны 1,1%ка арткан.
Шулай ук Татарстан Президенты мәҗбүри төзелеш нормаларын һәм таләпләрен яңадан карау һәм авыл ипотекасы буенча лимитны арттыру турында кабул ителгән карарларны да билгеләп үтте. 2021 елдан яңа проектлар буенча инженер челтәрләренә финанслау каралган. «Әлеге үзгәрешләр комплекслы торак төзелеше территорияләрен әзерләүгә сизелерлек йогынты ясаячак һәм тапшырылучы торакның киләчәк күләмнәрен булдыруны тәмин итәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Бу ярдәмне беренче чиратта торакны тапшыру планнарнын үтәгән һәм гражданнарнарның аерым категорияләренә ярдәм күрсәткән төзелеш алып баручылар алырга тиеш. Мондый стимуллаштыру алымы торак төзелешенең түбән маржиналь (аз катлы һәм индивидуаль) төрләре өчен мөһим», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы вакытларда авыл җирләрендә индивидуаль һәм аз катлы торак кешеләрне җәлеп итә. Беренче чиратта дәүләт ярдәм күрсәтә торган балалы гаиләләрне. «Россия Төзелеш министрлыгыннан, юнәлеш ведомствосы буларак, акчаларны нәтиҗәле куллануның тиешле механизмын эшләүне сорыйм. Бу “Торак һәм шәһәр тирәлеге” илкүләм проекты белән билгеләнгән күрсәткечләргә ирешергә ярдәм итәчәк», - диде ТР Президенты.
Ул искәрткәнчә, Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советының утырышы йомгаклары буенча Россия Президенты Владимир Путин илкүләм проектларның төп параметрларына корректировка оештырырга кушты.
«Үзгәргән шартларны һәм әлеге йөкләмәне исәпкә алып, коллегалардан “Торак һәм шәһәр тирәлеге” илкүләм проектының төп параметрларын үзгәртү мәсьәләсен өстәмә рәвештә эшләүне һәм тәкъдимнәрне бер ай эчендә эш төркеме адресына җибәрүне сорыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Төзелештә административ барьерларны киметү һәм артык нормаларны һәм таләпләрне юкка чыгаруны законнар дәрәҗәсендә беркетү турында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин чыгыш ясады.
Утырышта катнашучылар шулай ук торак базарын үстерү, ипотека кредитлары буенча вәзгыятьне тотрыкландыру чараларын гамәлгә ашыру турында да фикер алыштылар.
Тәтеш районының Кашка авылында каты көнкүреш калдыкларын чыгару проблемасы хәл ителәчәк. Исегезгә төшерәбез, җирле халык ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаягә мөрәҗәгат иттеләр. «Башкарма комитет раслаган график буенча, бу җирлектә чүп-чарны айга ике тапкыр чыгарырга кирәк. Әмма чүпне бистәнең бер өлешеннән генә чыгаралар, ә һава торышы начар булганда, чүпне бөтенләй чыгармыйлар», ‒ диелә мөрәҗәгатьтә. ПЖКХ ИК ТР көнбатыш зонасы буенча региональ оператор тарафыннан әлеге мәсьәлә берничә тапкыр күтәрелде. Компания җитәкчелеге Урюм авыл җирлеге башлыгы Н. Краснов исеменә хат юллады. Бүгенге көндә, санитар-эпидемиологик куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм санкцияләнмәгән чүплекләр барлыкка килүгә юл куймау максатыннан, Кулланучылар калдыкларын җыю урыннары (мәйданчыклары) булмау сәбәпле, техник региональ оператор халыкны борчыган мәсьәләдән читтә кала алмый. Бүгенге көндә Кашка авылында калдыкларны вакытында чыгару өчен бөтен көч куела.
Акчаларны Хөкүмәт резерв фондыннан күчерәчәкләр. Субсидияләр «Рәссәй Федерациясе гражданнарын үтемле һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» дәүләт программасы кысаларында бирелә. Акчалар җылылык челтәрләре, су, канализация үткәрүгә, юллар, балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзүгә тотылачак. Бу эшләрне тәмамлау вакытын тизләтәчәк һәм 600 мең кв.м. торак файдалануга тапшырырга ярдәм итәчәк. Субсидияләрне 20 субъект алачак. Алар арасында Татарстан, Якутия, Хакасия, Удмуртия, Кырым, Марий Эл, Чечня, Югра, Брянск, Белгород, Воронеж, Липецк, Түбән Новгород, Иркутск һәм Новосибирск өлкәләре бар. Төзелеш министрлыгына акчаларның максатчан тотылышын контрольдә тотарга һәм докладны Хөкүмәткә 2021 елның 1 февраленә кадәр тапшырырга кушылды.
Быел кредитларның яртысы диярлек беренчел күчемсез милек базарында торак сатып алу өчен кулланылды. Татарстанда 2020 елның алты аенда 36,7 млрд. сумлык торак сатып алу өчен кредитлар сатканнар. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. «Алынган һәм тормышка ашырылган кредитлар беренче яртыеллыкка бездә 17 мең 593 — бу 36 млрд 738 млн сум», — диде Хәнифов. 10,5 млрд. сумнан артык, ягъни әлеге сумманың 49% ын беренчел базар өчен кредитлар тәшкил итә. Шул ук вакытта агымдагы елның 1 ноябренә кадәр гамәлдә булган 6,5% ярдәм төзелеш өчен кредитлар һәм займнар алу процессларын тигезләргә һәм үсеш бирергә ярдәм итте, дип билгеләп үтте ул.
Бер ай эчендә республикада йорт һәм фатир сатып алуга бер меңгә якын кредит рәсмиләштерелә. Татарстан Республикасында бер атна эчендә торак өчен 260 кредит рәсмиләштерелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. «Анализ күрсәткәнчә, атнага 220-260 кредит дигән гамәлдәге норма бар. Атнага 260 кредит — бу аена мең сум», - диде Хәнифов. Әгәр бу саннарны йорт төзү һәм фатир сатып алу өчен кредит алган республика халкы санына күчерсәң, бер ай эчендә Татарстанда зур булмаган авыл җирлеге барлыкка килә, дип билгеләп үтте спикер. 2024 елга ТР Төзелеш министрлыгы 3 млн 600 кв. метр торак төзергә планлаштыра. «Биш ел эчендә безгә ярты миллион квадрат метрга үсәргә кирәк. Бу-безнең көчебездә», - дип өстәде министр.
Агымдагы елда «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын тормышка ашыру нәтиҗәсе 2,9 млн.кв. метр мәйданлы торак тапшыру булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика брифингта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. «Статистик мәгълүматларга караганда, Татарстанда узган ел нәтиҗәләре буенча бер кешегә уртача торак мәйданы 27,3 кв.м тәшкил иткән, ил буенча 26,3 кв. м.», – дип сөйләде докладчы. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Татарстанда 2024 елга торак тапшыру күләмен 3 648 мең кв. метрга кадәр арттыру каралган. Министр сүзләренә караганда, бу бер кешегә хәзерге 27,3 кв.метрдан 31,3 кв. метрга кадәр торак белән тәэмин ителешне арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы быел кредитларның яртысын беренчел күчемсез милек базарында торак сатып алу өчен куллануларын әйтте. «Гомумән алганда, алынган һәм тормышка ашырылган кредитлар бездә беренче яртыеллыкка 17 593 – бу 36 млрд 738 млн сум. Шунысы куанычлы - бу пулның 49%ы - беренчел базар өчен кредитлар. Республика буенча үсеш 3% ка артык», - дип хәбәр итте ул.
Татарстанда яшь гаиләләр социаль ипотека буенча торак алачак. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тиешле карарны имзалаган.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яшьләр өчен иң кискен проблема – үз тораклары булмау. Яңа ярдәм чарасы 6 меңнән артык яшь гаиләнең торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, яшьләргә ярдәм иткәндә системалы алым кирәк, бигрәк тә бу катлаулы икътисадый вәзгыятьтә. «Без бу чара ярдәмендә демографик ситуациянең дә яхшыруына һәм республика шәһәрләрендә һәм районнарында яшь белгечләр төпләнеп калуга өмет итәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.
2020 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 654 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 3 млн. 255 мең сумлык 82 карар чыгарылган. 1 млн 130 мең сумлык 19 карарның түләү срогы чыкмаган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 751 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Министр хәбәр иткәнчә, 17 июльгә республикада барлык төзелеш программалары буенча 1 млн 408,3 мең кв. метр торак эксплуатациягә тапшырылган, бу – планның 47,3 %ы. 2 атна эчендә динамика 59,2 мең кв. метр.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының (ТР ДТФ) 2020 елга инвестицион программасы буенча – мәйданы 57,4 мең кв. метр булган 1001 фатирлык 22 торак йорт буенча статистика органнарына хисаплар тапшырылган (планның 21%ы). 2 атна эчендә Саба районында биш индивидуаль йорт тапшырылган. Калган 108 объект буенча инвестицион программа үтәлеше: 75 объект – әзер диярлек, уртача әзерлектә – 14 объект, 19 объектта эшләр күп әле.
2020 елда күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 1 млн 317,2 мең кв. м мәйданда 177 күп фатирлы йортны эксплуатациягә кертү каралган. Бүгенгә 69 күп фатирлы йорт тапшырылган. Калган йортлар буенча 494,5 мең кв. метрда 70 объект – әзер диярлек, 33 объект – уртача әзерлектә, 5 объектта эшләр күп әле.
2020 елда индивидуаль торак төзелеше буенча 1 млн 388,2 мең кв. м мәйданда 10 мең 680 йорт төзү планлаштырыла. 17 июльгә 856,4 мең кв.метр мәйданда 6 мең 588 индивидуаль торак йорт файдалануга тапшырылган, бу – планның 61,7%ы. 2 атна эчендә үсеш 58,5 мең кв.метр.
Торак белән тәэмин итү өлкәсендә гражданнарга дәүләт ярдәме күрсәтү программалары буенча 728 гаиләгә 1 млрд 193,4 млн сум күләмендә торак шартларын яхшырту каралган. Быел торак белән 600 ятим бала тәэмин ителәчәк.
46 күп балалы гаиләнең барысына да сертификатлар рәсмиләштерелгән. 17 июльгә 34 яшь гаиләгә субсидияләр күчерелгән. Моннан тыш, 35 мәҗбүри күченүче, Ерак Төньяктан күченүче һәм чернобыльчены торак белән тәэмин итү кысаларында 20 сертификат рәсмиләштерелгән.
Бүген, 2020 елның 17 июлендә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе тарафыннан, «Казан шәһәренең «Салават күпере» Т/р торак булмаган бина №4-2 торак йорт» объектына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә ярашлылык турында бәяләмә (ЯТБ) бирелде. 4-2 номерлы 19 катлы торак йортның гомуми мәйданы 27286,6 кв. метр тәшкил итте, анда 255 фатир файдалануга тапшырылды. Бу якын арада 255 гаилә өй туен билгеләп үтә һәм үзләренең торак шартларын яхшырта алачак дигән сүз. Объект социаль ипотека республика программасын һәм «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.
2020 елның 19-23 октябрендә Рәссәйнең иң эре шәһәрләренең берсендә, «Урал башкаласы» – Екатеринбург шәһәрендә масштаблы вакыйга узачак: IV ел саен үткәрелә торган «Уралда сметчик атнасы», ул традиция буенча бөтен Рәссәйдән йөзләгән смета җәмәгатьчелеге вәкилләрен берләштерәчәк. «Уралда сметчик атнасы» кысаларында РФ Шәһәр төзелеше кодексындагы яңалыклар, Төзелеш реформасына бәйле мөһим мәсьәләләр яктыртылачак, ул хәзерге вакытта әлеге өлкәнең күп кенә белгечләрен борчый. Өстәмә мәгълүмат алырга һәм чарага сайтта теркәлергә мөмкин https://inter-regional.ru/nedelya-smetchika яки 8-800-700-86-69 телефоны буенча.