ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Россия Федерациясе субъектларында Инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы нәтиҗәләрен карау мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды. 

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинт үткәрде. 

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Алексей Песошин искәрткәнчә, Россия Федерациясе субъектларында Инвестицион климат торышының илкүләм рейтингында 2018 елда Татарстан икенче урында иде, беренче урында - Мәскәү. 

"Рейтинг нәтиҗәләре бездә гомумән вәзгыять яхшы булуын күрсәтә, әмма эшкуарлардан сораштыру күрсәткәнчә, кайбер күрсәткечләр буенча билгеләр канәгатьләнерлек түгел, һәм алар буенча эшне көчәйтергә кирәк", - диде ТР Премьер-министры. 

Аның сүзләренчә, юридик затларның милеккә хокукларын теркәүнең һәм электр челтәрләренә кушуның уртача вакыты, контроль-надзор чараларының уртача саны, кирәк булган хезмәткәрләр ресурслары саны, кече бизнестан сатып алулар өлеше буенча күрсәткечләр яхшы түгел. 

"Һәр рейтинг республика үсеше динамикасын күзәтергә ярдәм итә, без эшкуарлар канәгатьлеге дәрәҗәсе ким булуының сәбәпләрен ачыкларга һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләре сыйфатын яхшырту чарасын билгеләргә тиеш. - диде Алексей Песошин. - Шулай ук башка төбәкләр тәҗрибәләрен, республикабызда иң яхшы тәҗрибәләрне гамәлгә ашыру өчен, өйрәнергә кирәк". 

ТР Премьер-министры сүзләренчә, дәүләт органнарының ачык булуы һәм эшкуарлар белән элемтәне җайлау - уңыш нигезе. 

Административ киртәләрне киметү, бизнес өчен мохитне яхшырту инвестицион активлыкка тәэсир итә, диде Алексей Песошин. 

Утырышта шулай ук ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм башкалар чыгыш ясадылар. 

Рөстәм Миңнеханов йомгаклау сүзендә белдергәнчә, бездә эре сәнәгать предприятиеләре күп, әмма кече эшкуарлык саны артырга тише түгел, дигән сүз түгел бу. 

Рөстәм Миңнеханов түбәндәге саннарга игътибар итте: 2016 елда оештырылган кече предприятиеләрнең 35 % өч ел да эшләмичә ябылган. Вәзгыятьне тирәнрәк өйрәнергә кирәк, саннарны анализларга, диде Татарстан Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, башка субъектлар тәҗрибәсенә дә игътибар итәргә кирәк. Кече һәм урта бизнес өчен административ киртәләрне киметү өлкәсендә җитди эш алып барырга кирәк, диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, сәнәгать парклары - җитди инвестицияләр ул, әлеге мәйданчыкларда эшкуарлар эшләргә тиеш, алар эшкуарларны җәлеп итәргә тиеш. 

Шулай ук ТР Президенты хакимиятнең гражданнарга керемнәрен легальләштерүдә ярдәм итергә тиешлеген ассызыклады. Хакимият кече бизнес белән эшләргә, ярдәм итәргә тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Энергияне сак тоту өлкәсендәге хезмәттәшлек очрашуның төп темасы булды. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев бүген TTAF Elektronik San Ve ТС. A. S. Төркия компаниясе вәкилләрен кабул итте - Евразия илләрендә үсеш буенча директор Каан Ялчынны һәм Генераль секретариат җитәкчесе урынбасары - Евразия халыклары ассамблеясенең проект эшчәнлеге Департаменты җитәкчесе Татьяна Федорованы.Очрашу барышында Төркия ягы якын арада «Иннополис» махсус икътисадый зонасында светодиод яктырткычлар җитештерүне башлап җибәрергә планлаштырулары турында хәбәр итте, шулай ук Татарстан белән уртак хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр билгеләде.Илшат Гыймаев кунакларга гамәлгә ашырыла торган дәүләт программалары, шулай ук республикада инвесторларга ярдәм итү чараларының гамәлдәге системасы турында сөйләде. Очрашу ахырында яклар эшне дәвам итү турында килештеләр һәм конкрет юнәлешләр буенча алга таба хезмәттәшлек итү перспективалары турында фикер алыштылар


11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан АССРның 100 еллыгына багышлап Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты татар халкы дәүләтчелеге, Татарстан Республикасы тарихы белән бәйле уникаль архив документлары күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев карады. Очрашу барышында министр урынбасарына архив эшенең үзенчәлекләре, документлар эзләү буенча яңа система һәм БАМС (бердәм архив мәгълүмат системасы) эшенең принциплары, документларны саклау үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Экскурсия вакытында Владимир Кудряшев уникаль документлар - 1937 елгы Конституция, М.Җәлилнең хаты, ТР гимны партитурасы белән танышты. Шулай ук архив 1920 елгы хрониканы (ТАССР оештыру съезды) тәкъдим итә. Владимир Николаевичка объектлар төзелешенең архив фотографиясен бүләк иттеләр.

«Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контрольнең төбәк үзәге» КБП күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлегенең сыйфатын арттыру, күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең яшәү шартларыннан канәгать булу һәм уңайлылыгын арттыру өчен 2019 елның 15 октябреннән «Татарстан Республикасының күпфатирлы йортларында идарәче оешмалар рейтингы» республика конкурсының пилот проектын эшләтеп җибәрде.

Республика конкурсының пилот проектында катнашу өчен гаризалар агымдагы айның 15 нче числосыннан алып киләсе айның 15 нче числосына кадәр ай саен кабул ителә. Алынган материалны эшкәртү һәм сынау проектына йомгак ясау гаризалар кабул итү тәмамланганнан соң 30 көн эчендә үткәреләчәк. Нәтиҗәләр ясау беркетмә белән рәсмиләштерелә һәм конкурс комиссиясе әгъзалары тарафыннан имзалана. Конкурсның Нигезләмәсе һәм «Татарстан Республикасы күпфатирлы йортларындагы идарә оешмалары рейтингы» буенча башка документлар белән сылтама буенча танышырга мөмкин http://obcontrolrt.ru/index.php/rejting-uk.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Промэнерго» җитештерү мәйданчыгында булды. Предприятие электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль системалары өчен комплект җайланмалар әзерли һәм «Зеленодольск» индустриаль паркы территориясендә урнашкан. Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев, Зеленодольск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башкалар озата йөрде.  

Килүгә үк Татарстан Республикасы Президентына «Зеленодольск» сәнәгать паркы эшчәнлеге турында сөйләделәр. Бүгенгә барлык 13 җир кишәрлеген дә  резидентлар били. Ике объект эксплуатациягә тапшырылган инде – «Промэнерго» һәм X5 Retail Group бүлү үзәге.  

«Промэнерго» мәйданчыгын карап йөргәндә Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, 2020 елның 1 июленнән челтәр оешмалары барлык кулланучыларны да электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль системалары өчен комплект җайланмалар белән тәэмин итәргә тиеш, ә 2022 елның гыйнварыннан – челтәр оешмалары һәм гарантияләүче товар китереп торучылар арасында электр энергиясен китереп торуда үзара исәп-хисаплар өчен кирәкле мәгълүмат алмашуны оештырырга. 

2019 елда Татарстан территориясендә исәпкә алуның интеллектуаль системасын гамәлгә кертү буенча масштаблы эшләр башкарыла. Республиканың 29 районында энергия сервисы контрактлары кысаларында 122 мең акыллы счетчик куела һәм торак йортларга электр энергиясе китерү җайланмалары алмаштырыла. 

Яңа интеллектуаль исәпкә алу приборлары кулланучыларга түләүсез куела.   

Предприятиедә йөргәндә Рөстәм Миңнеханов чыгарылучы продукция үрнәкләре белән танышты, исәпкә алу прибороларын тикшерү лабораториясен карап чыкты һәм хезмәткәрләр белән сөйләшеп торды.   

Татарстан Республикасында 2019 елның күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы 98,5%ка үтәлгән. Торак фонды мониторингы белешмәләре буенча үтәлеш гомуми суммадан 5 млрд. 390 млн. 469 мең сум тәшкил итә.  

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры чыгышында хәбәр иткәнчә, 2018-2019 елларга «Демография» илкүләм проекты кысаларында, 6030 урын, шул исәптән 3110 ясле урыны булдырып, 30 балалар бакчасы төзү карала, шул исәптән бүгенгә 25 объект файдалануга тапшырылган. 

Мәктәпкәчә учреждениеләргә капиталь ремонт эшләре 8 ноябрьгә 112 объектның 101ендә тәмамланган, 11 балалар бакчасында эшләр дәвам итә.  

Республикада ресурс үзәкләренә капиталь ремонт дәвам итә. 8 ноябрьгә 15 объектның 13ендә эшләр төгәлләнгән. 2 объектта эшләр дәвам итә.

Балаларны савыктыру лагерьларына капиталь ремонт дәвам итә – 7 ноябрьгә 12 объектның 4сендә эшләр төгәлләнгән. 8 объектта эшләр бара әле.

Республиканың муниципаль районнарында авыл клубларын төзү программасы буенча 21 объектның 14ендә эшләр тәмамланган. 6 объектта эшләр бара. 

Мәдәни объектларга капиталь ремонт дәвам итә. 8 ноябрьгә пландагы 40 объекттан 3сендә эшләр бетмәгән әле.  

Татарстан Республикасының социаль хезмәт күрсәтү объектларына капиталь ремонт 8 ноябрьгә 34 объектта төгәлләнгән, 4 объектта эшләр бар әле.

Татарстанда 13 муниципаль архивка капиталь ремонт тәмамланган, 2  объектта эшләр дәвам итә.

Рөстәм Миңнеханов соравына җавап биреп, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә,   республика программалары буенча барлык эшләр дә расланган графикларда бара. Муниципалитетлар алдындагы төп бурыч бүген 2020 елгы программаларны әзерләү һәм аларга дип җир кишәрлекләре бүлеп бирү, диде Татарстан Республикасы төзелеш министры.   


9
ноябрь, 2019 ел
шимбә

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин "Татинвестгражданпроект" оешманы оешуына 85 ел тулу белән котлады. «Татинвестгражданпроект» ДУП – 1934 елда нигез салынган «Татаргражданпроект» институты («Татпроект») хокуклы варисы. Агымдагы елның ноябрендә предприятие җитештерү эшчәнлегенең 85 еллыгын билгеләп үтә. Предприятиенең генераль директоры-Адель Альберт улы Хөснетдинов. Институт тарафыннан генераль планнар проектланган, Татарстан Республикасы территориясендә генә түгел, Рәссәйнең башка төбәкләрендә дә урнашкан 1000нән артык объекттан файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре формалаштырылган. "Татинвестгражданпроект" VII Илкүләм "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Россия) чемпионаты финалын уздыруга зур өлеш кертте.  Институт «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге проекты авторы ролендә чыгыш ясады.

Хөрмәтле эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлауларымны кабул итегез! Югары омтылышыгызга һәм йөрәк кушканнарына таянып, сез батырлыкның чикләре юклыгын көн саен исбатлыйсыз. Җинаятьчелеккә каршы көрәштә сез, үз тормышыгызны куркыныч астына куеп, җәмәгать тәртибен ныгытуга зур өлеш кертәсез. Сезнең хезмәт күптән фидакарьлек, кыюлык, даими рәвештә кешеләргә ярдәмгә килергә әзер булу символы булып тора. Яшь хезмәткәрләр өчен үрнәк һәм әхлакый ориентир булган хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Сезгә нык сәламәтлек, күңел көрлеге, гаилә иминлеге һәм Ватан хакына җаваплы хезмәтегездә уңышлар телим!


8
ноябрь, 2019 ел
җомга

2019 елның 10 аенда Бөгелмә зонасы торак инспекциясе инспекторлары тарафыннан инспекциягә беркетелгән Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Ютазы районнарында торак фондын планлы һәм планнан тыш тикшерү барышында гомуми мәйданы 4487,95 мең кв. метр булган 602 торак йорт тикшерелде. Үткәрелгән тикшерүләр барышында торак фондын техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләрен, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү дәрәҗәсе һәм режимы бозылуның 845 очрагы ачыкланды. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче оешмалар һәм физик затлар адресына инспекция тарафыннан 580 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 150 беркетмә рәсмиләштерелде, шул исәптән: юридик затларга – 4, вазыйфаи затларга – 26, физик затларга – 120. Барлыгы 525 300 сумлык штраф санкцияләре белдерелде. Чынбарлыкта шуның 422 300 сумы түләнгән.

Югары бүләккә - «Мәскәү шәһәренең шәһәр төзелешен планлаштыру фәнни-тикшеренү һәм проект институты» ДАУ һәм «Остоженка» архитектура бюросының «Яуза елгасы яр буйларын үстерү идеяләре» дигән темага воркшопы Гран-прига КДАТУ Архитектура һәм дизайн Институтының 4 курс студентлары командасы әзерләгән «Язы яр буе» проекты ия булды. «Мәскәү шәһәренең шәһәр төзелешен планлаштыру фәнни-тикшеренү һәм проект институты» ДАУ  һәм «Остоженка» архитектура бюросының уртак воркшопы «Яуз елгасы ярларын үстерү идеяләре» темасына илнең алдынгы профильле югары уку йортлары студентлары өчен үткәрелде. Атна дәвамында 69 катнашучы Язы яр буйларын үстерү проектларын эшләделәр һәм елга ярлары буйлап урнашкан тарихи объектларның мегаполисын тормышка кертү вариантларын уйлап таптылар. Октябрь ахырында 15 команда Салтык күпереннән Астах күперләренә кадәр яр буйларын үстерү концепцияләрен тәкъдим итте. Жюри әгъзалары билгеләп үткәнчә, булачак КДАТУ архитекторлары, инфографикадан тыш, проектның 3D-визуализациясен тәкъдим иттеләр, анда гражданнарның төрле төркемнәре өчен эшләнгән һәм шәһәр халкының төрле ихтыяҗларын берләштерүче рекреацияләрне күрсәттеләр. Жюри Гран-приен бертавыштан КДАТУ студентлары эшләгән «Язы яр буе» проектына бирде, воркшопта катнашучылар арасында уйнатылган грантны нәкъ менә алар алды (100 мең сум).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International