ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин "Татинвестгражданпроект" оешманы оешуына 85 ел тулу белән котлады. «Татинвестгражданпроект» ДУП – 1934 елда нигез салынган «Татаргражданпроект» институты («Татпроект») хокуклы варисы. Агымдагы елның ноябрендә предприятие җитештерү эшчәнлегенең 85 еллыгын билгеләп үтә. Предприятиенең генераль директоры-Адель Альберт улы Хөснетдинов. Институт тарафыннан генераль планнар проектланган, Татарстан Республикасы территориясендә генә түгел, Рәссәйнең башка төбәкләрендә дә урнашкан 1000нән артык объекттан файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре формалаштырылган. "Татинвестгражданпроект" VII Илкүләм "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Россия) чемпионаты финалын уздыруга зур өлеш кертте. Институт «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге проекты авторы ролендә чыгыш ясады.
«Татинвестгражданпроект» 2018 ел нәтиҗәләре буенча төзелеш комплексының иң яхшы проект, тикшеренү оешмалары рейтингына керде һәм диплом белән бүләкләнде - «Рәссәй Төзелеш комплексы лидеры». Моннан тыш, институт «Рәссәйнең төзелеш комплексы элитасы» дип аталды, ә «Татинвестгражданпроект» ДУП генераль директоры Адель Альберт улы Хөснетдинов «Рәссәйнең иң яхшы проект (проект-тикшеренү) оешмасы җитәкчесе» дипломы белән бүләкләнде. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән хезмәттәшләрне һәм "Татинвестгражданпроект" хезмәткәрләрен 85 яшьлеге белән котлыйм ! ТИГП коллективына арзан һәм уңайлы торак төзелешен тормышка ашыруда, инфраструктура объектларын проектлаштыруда, мәдәни мирасны торгызуда, Татарстан территориясен төзекләндерүдә һәм үстерүдә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез. «Татинвестгражданпроект» та эшләүче белгечләр кулы белән хәзерге заман шәһәр төзелешенең иң кыю проектлары тормышка ашырыла. Алга таба да үсеш, тиешле темпларны һәм эш сыйфатын тәэмин итүне телибез. Эшләү теләге һәм илһам беркайчан да калдырмасын, ә һәр яңа көн шатлык кына бүләк итсен!