Соңгы өч ел дәвамында безнең Университет Эрасмус Плюс Европа грант программасы кысаларында интеллектуаль биналар һәм яшел төзелеш өлкәсендәге проектта катнаша. Безнең проект агымдагы елның октябрь урталарында тәмамлана. Шуның белән бәйле рәвештә, проектның барлык партнерлары катнашында, 11-12 сентябрьдә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында Халыкара йомгаклау конференциясе (Final International Conference) узачак. Конференция кысаларында «яшел» төзелеш өлкәсендә белгеч, профессор Родриго Агирре (Iaacда исәпләү проектлау лабораториясе (CDL) җитәкчесе (Каталониянең камилләштерелгән архитектура институты, Испания) чыгыш ясаячак. Йомгаклау конференциясе безнең GREB проектының асылын һәм нәтиҗәләрен күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек булачак. Конференция программасы.
Учреждениедә төп игътибар мәдәнияткә, киберспортка, театр юнәлешенә бирелде. Бөгелмәдә реконструкциядән соң яшьләр сарае ачылды. Учреждениенең тантаналы ачылышы район башлыгы Линар Закиров һәм башка мактаулы затлар катнашында узды. Яшьләр сарае – районда иң зур учреждениесе, ул 700 урынга исәпләнгән, анда зур концерт залы, иркен коридорлар, төрле юнәлешләр буенча иҗат белән шөгыльләнү бүлмәләре бар. Төзүчеләр бинаның конструктив өлешенә үзгәрешләр керттеләр, яңа таләпләр буенча тышкы һәм эчке ремонт эшләрен башкардылар, түбә һәм тәрәзәләрне алыштырдылар, вентиляция монтаж эшләрен башкардылар, шулай ук су белән тәэмин итү һәм су бүлү системаларын яңарттылар.
Очрашуда каты көнкүреш калдыклары полигоннарын һәм ләм басуларын рекультивацияләү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Суүткәргеч-канализация хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирелде. Делегация составына «Kaukointernational», «Efirec», «Doranova», «Tapiola Golf», «Marinetek»компанияләре вәкилләре керде. Кунакларга республиканың потенциалы, шулай ук регионда калдыклар белән эш итү системасын реформалау барышы турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Очрашуны ачып, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров Татарстан белән Финляндия арасында күптәнге уңышлы элемтәләр һәм үзара кызыксыну уята торган күп кенә өлкәләр булуын ассызыклады.Бизнес вәкилләре калдыкларны утильләштерү һәм эшкәртү, каты көнкүреш калдыклары полигоннарын һәм ләм кырларын рекультивацияләү, шулай ук целлюлоза-кәгазь сәнәгатендә җитештерү линияләре өчен технологик һәм инженерлык чишелешләрен конкурентлар белән чагыштырганда өстенлекләрне күрсәтеп, үз мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Компания президенты Ниилес Айрол сүзләренә караганда, «Kaukointernational» 70 еллык тарихы булган сәүдә йорты булып тора, ул 22 илдә эшли һәм энергоэффектив технологияләр, калдыкларны эшкәртү, альтернатив энергетикага ия һәм проектларны тулысынча тормышка ашыру буенча махсуслашкан. 2018 ел өчен принципаллар компанияләре төркеме әйләнеше 20 млрд. евро тәшкил итте. Очрашу ахырында яклар алга таба хезмәттәшлек итү һәм мәгълүмат алмашу турында килештеләр.
Төзүчеләр электр челтәрен, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләрен алыштыру буенча эшләр башкардылар, тәрәзәләрне һәм керү төркемен алыштырдылар, шулай ук бинаның фасадын яңарттылар. ТР Мамадыш районының Түбән Ушма авылында капиталь ремонттан соң яңартылган балалар бакчасы ачылды. Учреждениене ачу тантанасы район башлыгы Анатолий Иванов һәм башка мактаулы затлар катнашында узды. Балалар бакчасына күптән ремонт кирәк иде – бу максатларга республика бюджетыннан 11 млн сум акча бүлеп бирелде, район бюджетыннан 1,3 млн сум керде. Төзүчеләр электр челтәрен, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләрен алыштыру буенча эшләр башкардылар, тәрәзәләрне һәм керү төркемен алыштырдылар, шулай ук бинаның фасадын яңарттылар. Яңартылган балалар бакчасына 56 бала килде.
Авыл халкының заманча ФАПка квалификацияле медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге барлыкка килде. Алших авыл җирлегенең Теңкәш авылында исәбе буенча 15 нче модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Яңа Сәламәтлек саклау объекты тантанасында Буа районы башлыгы Марат Җаббаров катнашты. Хәзер авыл халкының заманча ФАПка квалификацияле медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге барлыкка килде. Бүгенге көндә Теңкәш авылында 400гә якын кеше яши. Район башлыгы сүзләренә караганда, әлеге медицина пунктын ачу халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерүгә юнәлтелгән чараларны тормышка ашыру юлында тагын бер адым булды.
Архитектура, урбанистика һәм шәһәр төзелеше турында язучыларның барысы да «А хәрефе» III Бөтенрәссәй конкурс-премиясенә чакырыла. Оештыручысы-заманча урбанистика институты, партнерлар: РФ Төзелеш министрлыгы, Рәссәй Журналистлар берлеге, Рәссәй Архитекторлар берлеге, Мәскәү архитекторлары берлеге, Мәскәү өлкәсенең проектчылар ассоциациясе, Мәскәү өлкәсенең архитектура һәм шәһәр төзелеше комитеты, АРХМОСКВА архитектура күргәзмәсе һәм башкалар. Катнашу өчен журналистлар һәм блогерлар, теле - һәм радио алып баручылар, фотожурналистлар һәм онлайн - һәм басма ММЧ редакцияләре чакырыла. Конкурс номинацияләре: • Яңа вакыт архитектурасы (торак комплекслар, иҗтимагый биналар) • Шәһәр мохите (транспорт, экология һ.б.) • Төзекләндерү һәм ТКХ • Архитектура һәйкәлләре. Һәр номинация буенча елга өч тапкыр иң яхшы автор һәм материал сайлап алына һәм анонслана, соңрак алар премия шорт-листына керәчәк. Аның нигезендә ел ахырында җиңүчеләр билгеләнәчәк. Өч этапның һәрберсенә гаризалар бирү вакыты: конкурсның 1 этабына 2018 елның 1 октябреннән 2019 елның 31 гыйнварына кадәрге чорда басылып чыккан материаллар кабул ителә. Гаризалар 15 февральгә кадәр кабул ителә. 1 нче квартал җиңүчеләрен анонслау 2019 елның 28 февралендә была. Конкурсның 2 нче этабына 2019 елның 1 февраленнән 31 маена кадәр булган чорда басылып чыккан материаллар кабул ителә. Гаризалар 15 июньгә кадәр кабул ителә. 2 нче этап җиңүчеләрен анонслау 2019 елның 30 июнендә була. Конкурсның 3 нче этабына 2019 елның 1 июненнән 30 сентябренә кадәр вакыт аралыгында басылып чыккан материаллар кабул ителә. Гаризалар 15 октябренә кадәр кабул ителә. 3 нче этап җиңүчеләрен анонслау 2019 елның 31 октябрендә булачак, шуннан соң йомгакларның финал еллык йомгаклары ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү булачак. Конкурс-премиянең гомуми нәтиҗәләре 29 ноябрьдә игълан ителә. Премия турында тулырак белергә, шулай ук Нигезләмә һәм гаризаны букваа.рф сайтында алырга мөмкин.
Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү буенча республика программасы башланды. Инвентаризация нәтиҗәләре буенча Татарстанда күп фатирлы йортларда барлыгы 8861 ишегалды бар. Өч ел эчендә аларны тәртипкә китерү ниятләнә. Бу максаттан “Безнең ишегалды” программасы гамәлгә керә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин сөйләде.
Барлык ишегалларының мәйданы 68,5 млн квадрат метр тәшкил итә.
Министр сүзләренчә, төзекләндерү беренче чиратта 2014 елга кадәр төзелгән йортларның ишегалларыннан башланачак.
Программа буенча асфальт юлны, тротуарларны алмаштыру, балалар мәйданчыклары кую, яшелләндерү, яктыртуны җайлау, чүп ташлау урынын ясау, эскәмияләр кую һәм башка эшләр күздә тотыла.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Бердәм Россия” партиясенең “Безнең ишегалды” дигән яңа программаны формалаштыру тәкъдимен хуплады.
Программаны гамәлгә ашыруга 50 млрд сум акча бүлеп бирү планлаштырыла.
Татарстанның Алексеевск районы Урманасты Шентала авылында капиталь ремонттан соң мәктәп ачылды, анда балалар бакчасы да урнашачак. Мәктәпне ремонтлау 2019 елда Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү һәм гомуми белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылды. Шулай итеп, капиталь ремонт кысаларында бинада тәрәзәләр һәм ишекләр алмаштырылган, эчке инженерлык челтәрләре, отмостка, керү төркеме һәм фасад ремонтланган. Шулай ук эчке отделка эшләре башкарылды. Барлык эш төрләренә дә республика бюджетыннан 14,9 млн. сум бүлеп бирелгән.
«Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә ел саен үткәрелә торган «Төзелеш тармагында Республика җитештергән нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү» темасына түгәрәк өстәл узды. Чараның модераторы-ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин. Түгәрәк өстәл эшендә төзелеш комплексы предприятиеләре һәм оешмалары, проект оешмалары һәм институтларының җитәкчеләре катнашты. Утырышны ачып, министр соңгы 10 елда Татарстанда төзелеш билгеләнешендәге продукция яки төзелеш материаллары һәм эшләнмәләре җитештерү өчен чимал булган продукция җитештерүгә юнәлдерелгән 60лап химия һәм нефть химиясе җитештерү файдалануга тапшырылуын билгеләп үтте. «2010 елдан бүгенге көнгә кадәр республика территориясендә төзелеш материаллары сәнәгатенең 139 предприятиесе сафка бастырылган һәм модернизацияләнгән. Әлбәттә, «Алабуга» МИЗ төзелеш материаллары җитештерүне үстерүгә зур роль бирелә. Нәкъ менә аның территориясендә импортны алыштыручы җитештерүләрне оештыру өчен шартлар тудырылган. Хәзерге вакытта 57 резидент теркәлгән, аларның өчтән бере диярлек төзелештә һәм корылмаларга хезмәт күрсәтүдә кулланыла торган продукция чыгаруга юнәлдерелгән», - диде Ирек Фәйзуллин. Ул шулай ук Татарстан Республикасы төзелеш материаллары сәнәгате предприятиеләре тарафыннан төяп җибәрелгән продукция күләмнәре турында да сөйләде: «2018 елда - 41,8, млрд.сум, 2019 елның гыйнвар-июнь айларында -20,2 млрд. сум».
Татарстан Республикасында 2019 елда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча эшләр 82%ка үтәлгән. Программа кысаларында барлыгы 42 муниципаль берәмлектә 942 күп фатирлы йорт ремонтланырга тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Киңәшмәне ачып Рөстәм Миңнеханов барысын да Республика көне белән котлады.
Ирек Файзуллин чыгышында билгеләп үткәнчә, бүгенгә республикада 51 күп фатирлы йорт буенча җитештерү эшләренең графиктан артты калуы күзәтелә. Министр искәрткәнчә, торак объектларында ремонтны 2 атна эчендә тәмамларга кирәк.
2018-2019 елларга «Демография» илкүләм проекты кысаларында, 6010 урын булдырып, 29 балалар бакчасы төзү карала, бүгенгә 19 объект файдалануга тапшырылган.
Гомуми белем оешмаларына капиталь ремонт буенча 29 августка эшләр 25 объектта тәмамланган. 4 объектта эшләр бара. Интернат мәктәпләргә капиталь ремонт буенча эшләр 9 объектның 5сендә төгәлләнгән. Мәктәпкәчә учреждениеләргә капиталь ремонт эшләре 57 объектта тәмамланган, 55 объектта эшләр дәвам итә.
Шулай ук 4 ресурс үзәгендә, 3 балаларны савыктыру лагерында, 18 яшүсмерләр клубында, 5 Татарстан Республикасы яшьләр үзәкләре (урыннары) бинасында, 22 мәдәни объектта, 26 Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башкарма комитеты (Советы) бинасында, 14 халыкка социаль хезмәт күрсәтү һәм 8 муниципаль архив бинасында капиталь ремонт эшләре тәмамланган.
Республикада 15 авыл клубы, 7 башкарма комитет (Совет) бинасы, 14 блоклы-модульле халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты төзелеп килә.
Халыкка башлангыч медик-санитар ярдәм күрсәтү программасы буенча 35 фельдшерлык-акушерлык пункты (10 объектта эшләр тәмамланган), 6 табиб амбулаториясе (3 объектта эшләр тәмамланган) төзү, шулай ук 5 сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт ясау (4 объектта эшләр тәмамланган) каралган.
Ирек Фәйзуллин яңа җылыылк бирү сезонына социаль-мәдәни объектларны әзерләү барышы турында да хәбәр итте. Сәламәтлек саклау объектлары әзерлеге – 93%, мәгариф объектлары – 90%, мәдәният объектлары – 92%, спорт объектлары – 88%, социаль яклау объектлары һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре – 93%. Министр белдергәнчә, җылылык бирүнең беренчел әзерлеге 10-15 сентябрьгә билгеләнгән.