Алексеевск районының Урманасты Шенталасында капремонттан соң мәктәп һәм балалар бакчасы ачылды

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Татарстанның Алексеевск районы Урманасты Шентала авылында капиталь ремонттан соң мәктәп ачылды, анда балалар бакчасы да урнашачак. Мәктәпне ремонтлау 2019 елда Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү һәм гомуми белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылды. Шулай итеп, капиталь ремонт кысаларында бинада тәрәзәләр һәм ишекләр алмаштырылган, эчке инженерлык челтәрләре, отмостка, керү төркеме һәм фасад ремонтланган. Шулай ук эчке отделка эшләре башкарылды.  Барлык эш төрләренә дә республика бюджетыннан 14,9 млн. сум бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International