Очрашуда каты көнкүреш калдыклары полигоннарын һәм ләм басуларын рекультивацияләү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Суүткәргеч-канализация хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирелде. Делегация составына «Kaukointernational», «Efirec», «Doranova», «Tapiola Golf», «Marinetek»компанияләре вәкилләре керде. Кунакларга республиканың потенциалы, шулай ук регионда калдыклар белән эш итү системасын реформалау барышы турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Очрашуны ачып, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров Татарстан белән Финляндия арасында күптәнге уңышлы элемтәләр һәм үзара кызыксыну уята торган күп кенә өлкәләр булуын ассызыклады.Бизнес вәкилләре калдыкларны утильләштерү һәм эшкәртү, каты көнкүреш калдыклары полигоннарын һәм ләм кырларын рекультивацияләү, шулай ук целлюлоза-кәгазь сәнәгатендә җитештерү линияләре өчен технологик һәм инженерлык чишелешләрен конкурентлар белән чагыштырганда өстенлекләрне күрсәтеп, үз мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Компания президенты Ниилес Айрол сүзләренә караганда, «Kaukointernational» 70 еллык тарихы булган сәүдә йорты булып тора, ул 22 илдә эшли һәм энергоэффектив технологияләр, калдыкларны эшкәртү, альтернатив энергетикага ия һәм проектларны тулысынча тормышка ашыру буенча махсуслашкан. 2018 ел өчен принципаллар компанияләре төркеме әйләнеше 20 млрд. евро тәшкил итте. Очрашу ахырында яклар алга таба хезмәттәшлек итү һәм мәгълүмат алмашу турында килештеләр.