Хөрмәтле төзелеш тармагының хезмәткәрләре һәм ветераннары! Кадерле коллегалар! Ведомство исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне киләчәк Яңа 2018 ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котлыйм! Без эшләгән тармак, чынлап, халык хуҗалыгында иң мөһим булып санала. Безнеп үзебезнең бөтен көчебезне һәм сәләтебезне тулысынча файдаланырга омтылуга, эшкә җаваплы карашка һәм профессиональлеккә һәрбер кешенең тормыш сыйфаты һәм иминлеге бәйле. Сезгә бары тик яхшы үзгәрешләр һәм теләкләрнең гамәлгә ашыруны телим. Ел еш кына уңышлы һәм бәхетле булсын! Яңа казанышлар, теләкләр үтәлеше һәм күп кенә якты, позитив моментлар белән истә калсын! Ныклы сәламәтлек Сезгә һәм якыннарыгызга!
Рәсәй төзелеш министрлыгы оештырган "Урамга чык" шәһәр тирәлеге фестивале эченә өч меңгә якын чаралар узачак, дип хәбәр итте Күчемсез милек РМА төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Андрей Чибис. Аның сүзләренә караганда, фестиваль 15 декабрьдә старт алды һәм 10 апрельдә тәмамланачак. Чибис ассызыклаганча, фестивальнең географиясе Калининградтан алып Приморье өлкәсенә кадәр территорияне колачлый, төбәк-катнашучыларның саны керә, мәсәлән, Чечен һәм Карачай-Черкесс республикасы, Калуга, Мурманск һәм Иркутск өлкәсе, шулай ук Якутия һәм Татарстанреспубликалары. "Урамга чык" фестивале чаралары турында тулырак белергә www.gorodsreda.ru сайтында була, диде Чибис.
«BFFT. Space» Архитектура-белем бирү киңлегендә министр Ирек Фәйзуллин һәм Татарстан Республикасы югары уку йортларының гуманитар һәм социаль-икътисади фәннәр буенча кафедралары башлыклары очрашуы узды. Очрашуны ачып, Ирек Фәйзуллин ассызыклаганча, республикада социаль юнәлешле дәүләт сәясәте зур уңай тәҗрибәсе тупланган. Муниципаль берәмлекләрдә тормыш сыйфатын күтәрү өчен күп социаль-мөһим проектлары гамәлгә ашырыла. Республика программалары ярдәмендә төзелеше индустриясен күтәрергә, халыкның мәдәни-ял һәм массакүләм спорт төрләре эшчәнлегенә мөмкинлеген арттырырга, медицина хезмәтләренең сыйфатын күтәрергә мөмкинлек булды. Очрашу вакытында министр тыңлаучыларына төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә 2017 елда дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру төп юнәлешләрен тәкъдим итте, алдагы бурычларын билгеләде. Татарстанның Төзелеш министрлыгы башлыгына үз чыгышында сайлаучылар бик күп мәсьәләләр, аерым алганда, «яшел» энергетика, ТКХ һәм төзүдә « акыллы» технологияләр гамәлгә кертү турында сорадылар. Барлык катнашучылар әлеге чараны оештыруга рәхмәтләрен белдерделәр, шулай ук очрашуның файдалы булуын билгеләп үттеләр.
«Алабуга» Махсус икътисадый зона территориясендә «Камгэсэнергострой» ҖАҖ бүлендек оешмасы «Гидропромжилстрой» ҖЧҖ генераль директоры Бурджумов Низами Намет улы җитәкчелегендә вакытының бер айга иртәрәк чираттагы инфраструктура объекты төзелде һәм файдалануга тапшырылды: «6 машинага янгын сүндерү депосы». Төзүдә, шулай ук, субподряд оешмалар катнаштылар,: «Техвент» ҖЧҖ, «ТП-Строй» ҖЧҖ, «ПЭС» ҖЧҖ, «Горводзеленхоз» ҖЧҖ. Тапшыруга рөхсәт 2017 елның 25 декабрендә алынган.
21 декабрьдә Мәскәүдә Президент Отелендә «Инновацияләр һәм үсеш» «Рәсәйнең 100 иң яхшы предприятиеләре һәм оешмалары-2017» Халыкара форумы үтте . Эшчәнлеге нәтиҗәләрен төрле тармакларын оешма җитәкчеләре тәкъдим иттеләр: сәнәгать, төзелеш, мәгариф, социаль эш, медицина һ. б.
"Татарстан Республикасының архитектура һәм төзелеш буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя хасил итү идарәсе" дәүләт автоном учреждениесе Эшчәнлек нәтиҗәләрен "Татарстан Республикасының архитектура һәм төзелеш буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя хасил итү идарәсе" дәүләт автоном учреждениесе начальнигы Мәҗит Салихов тәкъдим итте. Форумның оештыру комитеты карары буенча, Мәҗит Салихов Рәсәй Федерациясенең икътисадый кодрәтен көчәйтүдә дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуда һәм тарихи, мәдәни һәм рухи байлыкларны тапкырлауда актив эшчәнлеге өчен «Ватанны Йолдызы» Ордены белән билгеләп үтелде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның җитәкчелегендә Түбән Кама шәһәрендә "ТАНЕКО" АҖ нефть эшкәртү һәм нефтехимия заводлары төзү проектын гамәлгә ашыру буенча Республика штабының йомгаклау утырышы уздырылды. Утырыш башланыр алдыннан төзелеп килүче объектларны, шул исәптән, ЭЛОУ-АВТ-6 установкасын, карау ясалган иде. Утырыш барышында 2017 елга йомгак ясалды, 2018 елга һәм бурычлар куелды. Утырыш ахырында Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов Татарстан Республикасы алдынгы төзүчеләргә һәм хезмәт персоналына дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Казанның «Салават Күпере» микрорайонында яңа 340 фатирлы № 11-2 йортны тапшырганнар. Биредәге йортлар социаль ипотека программасы буенча төзелә. Тантаналы чарага ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев та килде. “Президентыбыз йөкләмәсе буенча, бүген 11-2 йортын тапшырабыз. 18 катлы йортта барлыгы 340 фатир исәпләнә. Фатир белән бәйле күрсәтмәләр булган очракта, аларны вакытында хәл итәргә вәгъдә бирәбез. Шуңа күрә борчылмагыз, барысы да яхшы булыр”, - дип Илшат Гыймаев халыкны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
20 декабрь көнне «ПрофСтандарт» уку үзәгендә "Татарстан Республикасының архитектура һәм төзелеш буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя хасил итү идарәсе" дәүләт автоном учреждениесе «Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә Төбәк иҗтимагый контрольлек Үзәге» коммерциячел булмаган партнерлыгы белән берлектә «Торак-коммуналь хезмәтләрен күрсәтү сораулары»дигән темага семинар уздырганнар. Чарада түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- 2016 елның 26 декабреннән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең №1491 «Иҗтимагый торак контроле башкару тәртибе турында» карар;
- муниципаль торак контроле органнары: бурычлары, функцияләре һәм вәкаләтләре;
- җәмәгать торак инспекторлары социаль-хокукый статусы (хокуклары, бурычлары, җаваплылык). Семинар азагында һәр тыңлаучы сертификат һәм мәгълүмати-методик материал комплекты алды.
Бердәм квитанцияләр торак-коммуналь хезмәтләре өчен санауны саф ясыячаклар. Киләсе елдан республика ТКХ өлкәсе сизелерлеге тагын да артачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык программаларын гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Илдус Насыйров хәбәр итте. Бу коммуналь хезмәтләр өчен бәрабәренә бердәм түләү документын кертү максатыннан булачак. "Санауларны чиста ясар өчен бездә 2018 елның 1 гыйнварыннан "Татэнергосбыт" АҖ базасында ТР Бердәм санау үзәге (БСҮ) эшли башлаячак. Акрынлап бердәм түләү документы кертелгән булачак. Республикада барлык күпфатирлы йортларда яшәүчеләр бердәм төрен һәм үрнәктәге бер документ алачаклар ", — дип сөйләде журналистларга Илдус Насыйров. "Акча идарәче компанияләргә кермиячәк, санаудан арадашчылар китә. Бу торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә санау системасының чисталыгына адым ", — дип ассызыклады Насыйров.