Татарстан Республикасында 2017 елның 13 октябренә 1 млн. 779,4 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, үткән елның шушы чоры күрсәткечләренә туры килә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беернче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Әлеге чаралар тотрыклы сулыкларны файдалануны, су объектларын саклауны, суларның тискәре йогынтысыннан яклауны тәэмин итә торган сухезмәт тармагын үстерү мәсьәләләре турында фикер алышуга багышланган. Шулай ук "Чиста су" Федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру, су сыйфаты проблемалары һәм су ресурсларын бәрәкәтле тоту белән бәйле мәсьәләләр турында. Конгресс эшендә федераль һәм төбәк башкарма һәм закон чыгару органнары вәкилләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, фән һәм бизнес вәкилләре катнашачак. Тулырак мәгълүматны сылтама аша күчеп алырга була.
Иннополиста I Россия яшьләр архитектурасы биенналесында тәкъдим ителгән проектларның күбесе торак төзелешендә кулланылырга лаеклы. Бу хакта чарага йомгак ясаганда Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень җиткерде.
“Рөстәм Нургалиевичка (Миңнеханов) һәм аның командасына биеннале үткәрү тәкъдимебезне кабул иткәне өчен рәхмәт белдерәсем килә. Шушындый чаралар үткәрү практикасын дәвам иттерергә кирәк. Белгечләр яшь буын архитекторларның ничек төзергә теләгәнен белергә тиеш”, - дип искәртте ул.
“Күргәннәрдән бүген күп кенә проектлар мине кызыксындырды. Заманча төзелештә шактый гына проектларны кулланырга, һич югы, аларны куллану хакында фикерләшергә була. Шул ук вакытта биредә стандарт, стандарт плюс, стандартике плюс вариантлары бар”, - дип өстәде Россия төзелеш ведомствосы башлыгы.
Мень шулай ук министрлыкта яшь архитекторлар базасын булдыру турында фикерләшүләрен җиткерде. Бу исә соңгы вакытта яңа губернаторларның Россия Төзелеш министрлыгына төбәк яисә шәһәрнең баш архитекторы вазифасына кандидатура тәкъдим итүне сорап мөрәҗәгать итүләре белән бәйле булуын аңлатты.
“Аларны ничек сайлап алырга, ничек өйрәтергә? Бер-ике атна эчендә без бу идеяне эшләп бетереп, сезгә җиткерербез дип уйлыйм”, - дип шәрехләде М. Мень.
ТР дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 2017 елның 12 октябрендә "Татарстан республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды" комерцияле булмаган оешмага Казан шәһәренең "Салават Күпере" торак комплексында төзелгән 255 фатирлы 12-5 номерлы торак йорты буенча техник регламентлар һәм проект документлары таләпләргә туры килү (ЯТГ) бәяләмә (№209/р) бирде.
2018 елның 1 гыйнварыннан башлап Россиядә ГОСТ34278–2017 "Тимер-бетон конструкцияләре өчен арматураның мехник ялганышлары. Техник шартлар" гамәлгә керә. Стандарт Россия Төзелеш министрлыгына буйсынучы "Төзелештә ярашлылыкны нормага салу, стандартлаштыру һәм техник бәяләү буенча федераль үзәк" ФАУ тарафыннан төзелештә техник җайга салуны камилләштерү буенча үткәрелә торган эшләр кысасында эшләнгән. Документ ТК465 "Төзелеш" экспертизасын үткән һәм Росстандарт боерыгы нигезендә расланган.
Бүген "Салават Күпере" микрорайонында унынчы кварталының 11-нче күпфатирлы йортның чираттагы тантаналы урнаштыруы үтте. Тансык урамында урнашкан 13-нче номерлы 102 фатирлы йорт, 10-нчы кварталның файдалануга тапшырылган бишенче йорты булды. Подрядчы булып "ГрэйтСтрой" компаниясе чыгыш ясады. Түбәндәге чиратта 10-1 һәм 10-3 йортлары тора, аларны октябрь – ноябрь айларында тапшырырга уйлыйлар.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Үзбәкстан Республикасы делегациясе вәкилләре белән очрашу үткәрде, аның кысаларында хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре турында фикер алыштылар. Чарада төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хезмәт күрсәтү министры Мозаффар Солиев, Коканд шәһәре башлыгы Рахматилла Жалилов, Бекабад шәһәре башлыгы Зафар Файзуллаев һәм башкалар катнашты. Очрашуның төп мәсьәләләре Татарстанда күп фатирлы йортларын идарә һәм асрау, энергияне сак тоту программаларын гамәлгә кертү, шулай ук төзелеш һәм архитектура өлкәсендә дәүләт программаларын тормышка ашыру турында иде. Делегация вәкилләре Казанда иң эре идарәче компаниясенең эшен күрсәтергә сорадылар. Чара тәмамланганнан соң делегация башлыгы Татарстаннан коллегаларына кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде һәм арытаба да хезмәттәшлеккә өмет белдерде.
Очып китү-очып төшү полосасы үзеннән нәрсә тәкъдим итә, самолетның канат детальләре ничек эшли һәм икенче пилот ни өчен кирәк – шул һәм бүтән әйберләр турында Төзелеш министрлыгы хезмәткәрләре балалары өчен оештырылган "Казан" Халыкара аэропорты буенча экскурсия вакытында сөйләделәр. Балаларның авиация белән танышу 1А Терминалы көтеп тору залыннан башланып китте, анда экскурсантларга билгеләү жилетларын бирделәр. Экскурсиянең икенче этабы Казан-Париж 15 номерлы рейсына корал ташуында уздырылды. Яшь пассажирларга теркәү процедурасын ата-аналарсыз узарга тәкъдим иттеләр, ә посадка талоннары бирелгәч, очыш алдыннан ясала торган тикшерүгә чакырдылар. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы "Казан" Халыкара аэропортына шундый мөмкинлек өчен рәхмәт белдерә!
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгында Киров өлкәсеннән делегациясе вәкилләре белән очрашу узды. Очрашу ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин җитәкчелегендә узды. Чарада Киров өлкәсенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Игорь Редькин, КБО "Капиталь ремонт фонды" генераль директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Михаил Кузьмин, Киров өлкәсенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы инвестицияләр һәм капиталь ремонт бүлеге башлыгы Татьяна Барбакова катнаштылар. Киңәшмә барышында делегация вәкилләре билгеләп үткәнчә, аларга торак-коммуналь хуҗалыгы, парклар һәм иҗтимагый тирәлек төзекләндерү сораулары, шулай ук күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү буенча тәҗрибә уртаклашу кызыклы. Очрашу ахырында яклар алга таба да хезмәттәшлекә өмет белдерделәр.
2017 елның 12-14 октябрь көннәрендә Иннополис шәһәрендә (Татарстан Республикасы) РФ төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы оештырылган I Рәсәй яшьләр архитектура биеннале беренче тапкыр узачак. Бу илнең яшь һәм иң технологик шәһәрендә яшь архитекторлар үзләренең уңайлы шәһәр өчен торак кварталлар идеяләрен күрсәтәчәкләр, шуларның иң яхшыларын абруйлы халыкара жюри махсус призлар белән билгеләп үтәр. Биеннале кысаларында дискуссияләр, презентацияләр, Рәсәй һәм чит ил экспертлары лекцияләре белән эшлекле программа, шулай ук беренче архитектура хакатон Arch City Hack узачак. Биеннале тәмамлангач, экспозицияне финалга кергән проектлары белән эре шәһәрләрендә күрсәтәчәкләр. Биеннале тәмамлангач, экспозиция Казанда, Мәскәүдә һәм башка эре шәһәрләрдә тәкъдим ителәчәк. Биеннале рәсми сайты www.architectbiennale.ru