I РӘСӘЙ ЯШЬЛӘР АРХИТЕКТУРА БИЕННАЛЕ

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

2017 елның 12-14 октябрь көннәрендә Иннополис шәһәрендә (Татарстан Республикасы) РФ төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы оештырылган I Рәсәй яшьләр архитектура биеннале беренче тапкыр узачак. Бу илнең яшь һәм иң технологик шәһәрендә яшь архитекторлар үзләренең уңайлы шәһәр өчен торак кварталлар идеяләрен күрсәтәчәкләр, шуларның иң яхшыларын абруйлы халыкара жюри махсус призлар белән билгеләп үтәр. Биеннале кысаларында дискуссияләр, презентацияләр, Рәсәй һәм чит ил экспертлары лекцияләре белән эшлекле программа, шулай ук беренче архитектура хакатон Arch City Hack узачак. Биеннале тәмамлангач, экспозицияне финалга кергән проектлары белән эре шәһәрләрендә күрсәтәчәкләр. Биеннале тәмамлангач, экспозиция Казанда, Мәскәүдә һәм башка эре шәһәрләрдә тәкъдим ителәчәк. Биеннале рәсми сайты  www.architectbiennale.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International