Татарстан Республикасында 2017 елның 29 сентяберенә 1 705, 7 мең кв. метр торак сафка кертелгән. Питрәч, Әтнә, Лаеш, Биектау һәм Актаныш районнарында торакны сафка кертү планы башкарылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Бүген Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Татарстан Республикасы Төзелеш,архитектура һәм ТKХ министрлыгы тарафыннан өлкән яшьтәге гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү оештырылды.
Казанның «Салават күпере» микрорайонында өлкәннәр өчен «Коткару» ("Спасение") хастаханәсе ачылды. Аның яңа бинасында амбулатор-поликлиник ярдәмнең тулы спектры күрсәтеләчәк. «Коткару» хастаханәсе «Салават күпере» микрорайонының барлык йортларына һәм якындагы микрорайоннарда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк. Хастаханәнең гомуми мәйданы – 979,2 квадрат метр. Биредә бер сменага 250 кешегә кадәр кабул итү мөмкинлеге каралган, хастаханәдә 18 мең кеше теркәлә ала.
Төзелеш конструкцияләрен судан яклау өчен революцион материал: Казанда Пенетрон гидроизоляцион материаллар заводының беренче линиясе эшләтеп җибәрелгән. Эшләтеп җибәрү тантанасында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары вазифаларын башкаручы Динар Сагдатуллин катнашты. Динар Сагдатуллин билгеләп узганча, соңгы еллар дәвамында төбәкнең тотрыклы үсеш динамикасы билгеләп үтелә, шуңа күрә Республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итү һәм уңайлы инвестицион климат булдыру мәсьәләрендә, максатлы дәүләт сәясәте аркасында, Республика сизелерлек нәтиҗәләргә ирешә алды.
Татарстан Республикасы Төзелеш,архитектура һәм ТKХ министрлыгы хезмәткәрләре картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортларның, психоневрологик интернатларның һәм балалар интернат-йортларының китапханә фондын тулыландыру өчен китаплар җыю акциясендә актив катнаштылар. Акция Татарстанда Халыкара өлкәннәр һәм Халыкара инвалидлар көнен үткәрүгә багышланган, 15 нче сентябрьдән 1 нче ноябрьгә кадәр бара.
2017 елның 26 сентябрь көнендә " Белемле кулланучы Мәктәбе " проекты кысаларында "ТКХ өлкәсендәге иҗтимагый контроль буенча Төбәк Үзәк " КП Әлмәт шәһәрендә күчмә семинар үткәрде. Чарада 50 кеше катнашы, бу күпфатирлы йортларның Советлары рәисләре һәм әгъзалары, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә активистлар. Барлык катнашкан кеше Үзәкнең методик пособиесын бушлай алдылар.
2017 елның Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында чираттагы мини-футбол буенча турнирның матчлары узган ял көннәрендә Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә үтте. Татарстанның Төзелеш министрлыгы командасы Татарстан Республикасы Дәүләт советы һәм Финанслар министрлыгы уенчылары белән очрашыр өчен кырга чыкты. Уен шактый киеренке булып чыкты, әмма "төзүчеләр" барыбер көндәшләрен җиңә алганнар. Баштан ТР Дәүләт советы командасы 6:0 исәбе белән җиңелде, ә аннары Татарстан республикасы Финанс министрлыгы командасы 5:2 белән. Уенчыларны җиңүләр белән котлыйбыз һәм Министрлыкта спорт тормышының үстерүенә җаваплы мөнәсәбәт өчен рәхмәт белдерәбез. Шулай ук исегезгә төшерәбез, 30 сентябрь көнне 1/8 финал матчлары узачак, көндәшләр җирәбә юлы белән 27 сентябрь көне билгеләнәчәкләр.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы "Халык тану" массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсын үткәрү турында билгели. Быел Конкурс форматын һәм үткәрү шартларын үзгәртте. Сайлап алу этабыннан соң барлык номинацияләр буенча онлайн-тавыш бирү узачак. Министрлыкның сайтында Халык тавыш бирүдә ""Халык тану" массакүләм мәгълүмат чаралары Конкурсы" бүлегендә теләсә кайсы кулланучы, теркәлмичә катнаша ала. Конкурска ММЧда бастырылган, яки 2016 елның 1 нче декабреннән 2017 елның 1 октябренә кадәр эфирга чыккан язмалар, телевизион сюжетлар, мәгълүмати, аналитик һәм яңалык материаллар кабул ителә. Җиңүчеләр махсус диплом һәм акчалата бүләк белән билгеләп үтеләчәкләр. Татарстан Төзелеш министрлыгы, катнашучылар Халык тавыш бирү конкурсыннан өстәмә аудиториясен алачак, дип өметләнә. Шулай ук Министрлыкның ведомствосы карамагындагы оешмаларыннан номинацияләр каралган. Гариза һәм материаллар түбәндәге адрес буенча бирелә: 420111, Казан шәһәре, Дзержинский ур., 10, матбугат хезмәте (каб. 201). Телефон: (843) 231-14-52. Тапшыру вакыты – 2017 елның 13 октябренә кадәр.
2017 елда республикада капиталь ремонтлау программасы төгәлләнә. Эшне башкару күләме - 93 %. Хәзерге вактытта урыннарда документларны төзү эшенә игътибар итәргә кирәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
23 сентябрьдә Баулы беренче тапкыр "Бөтенроссия коммуналь техника парады" акциясенә кушылды. Әлеге акцияне коммуналь, энергетика, социаль хезмәтләренең кышкы чорда эшләргә әзер булуын тикшерү өчен, Россиянең төзелеш министрлыгы ясаган. Вертолет мәйданында барлык теләүчеләр коммуналь хезмәтләрнең эшләүчеләренә урамнарны тәртиптә асрарга булыша торган машиналарга карый алганнар. Акциясендә Баулы коммуналь хезмәтләренең 40тан артык берәмлек техникасы катнашты: үзбушаткычлар, кар көри торган машиналар, тракторлар, автогрейдерлар, мини-тракторлар һәм башка күп нәрсәләр.