ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Бу елны Чистайның ике мәктәпкәчә белем бирү учреждениясында капиталь ремонт узачак. Хәзерге вакытта төзүчеләр 27 нче номерлы балалар бакчасының фасадын ремонтлыйлар. Капиталь реомнт 21 нче номерлы балалар бакчасында да башланды.


7
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Татарстанның Төзелеш министырлыгында  ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының идарә, ТКХ программаларын файдалану һәм тормышка ашыру идарәсе башлыгы Илдус Насыйров һәм Вологда шәһәренең беренче Мэрының урынбасары Сергей Воропанов җитәкчелегендә, Вологда хакимияте белән очрашу узды. "Гомуми белем бирү оешмаларында Россия Федерациясендә яңа урыннар ясау ярдәме"2016-2025 елларда  программасы кысаларында Татарстанның мәктәпләр төзү тәҗрибәсен алышу булды. Шулай ук очрашуда республикада торак-коммуналь хезмәтләргә түләүне җыю, гомуми белем бирү учрежденияләренә һәм күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыру сораулары буенча фикер алыштылар.

2017 елның 1 гыйнварыннан гомуми мөлкәтне тотуда кулланыла торган коммуналь хезмәтләр өчен түләү (салкын һәм кайнар су, электр энергиясе) торак бинаны тоту өчен түләү составына кертелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.


6
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

ТКХның "Үсеш" ассоцияциясе Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык Министырлыгы ярдәме белән "Торак белән нәтиҗәле рәвештә идарә итү" исемле гамәли вебинар үткәрә.

Торак йортларның түбәләрендә нормадан артык кар туплануны чикләү максатларында Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы муниципаль берәмлекләрендә Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан контрольлек эшләре үткәрелә.


4
февраль, 2017 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2017 елның 3 февраленә 339,5 мең кв. м. торак, ягъни планның14,1%ы гамәлгә кертелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.


3
февраль, 2017 ел
җомга

Россия төзелеш министрлыгы төбәкләрнең күпфатирлы йортларында капиталь ремонт барышын фото һәм видео күзәтү ярдәмендә тикшереп барырга тәкъдим иткән.


2
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Корстон» КСККда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясе утырышы узды.Чара ведомствоның 2016 елдагы эш йомгакларына һәм 2017 елга бурычларына багышланды.

Казанда 306 фатирлы торак йортлар төзү тәмамланды.  Бүгенге көннән социаль ипотека программасында катнашучылар, Бөек Ватан сугышының ветераннарына һәм сугыш ветераннарының хатыннарына ветераннарына торак йортка урнаша башладылар. Үз фатир ачкычларын якынча 100 гаилә алды. Торак йортны төзүче – “Татарстан Президенты каршындагы дәүләт торак фонды”, генераль подрядчы -“Ак Таш”.

Бүген Татартан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) һөнәри осталык буенча төбәк чемпионатының Казан төзелеш колледжындагы мәйданчыгында булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International