ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының коллегиясының йомгаклау телетрансляциясе


1
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген ГАПОУ Казан төзелеш көллиятендә WorldSkills стандартлары буенча эшче профессияләренең республика чемпионатының ачулы тантанасы узды. Чараны Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ачты. "Татарстан Республикасының WorldSkills чемпионатында катнашу буенча җитди уңышлары да бар: республиканың өч вәкиле Гетерборгта узган чемпионатта призерлар арасына керделәр, һәм мин ышанам ки, безнең үткәргән эш Казанда узачак WorldSkills-2019 чемпионатында призла урыннар алырга мөмкинлек бирәчәк", - дип билгеләп үтте район башлыгы.

2017 елның 10 гыйнварында Чистай зонасы торак инспекциясе инспекторы Спас районының Болгар шәһәрендә "Шеронова 23" ТМШ тарафыннан торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә: торак йортларның түбәләрен нормадан артып тулган кардан һәм боз катламыннан чистарту буенча вакытында тиешле чаралар күрелмәгән. Барлыгы 14 күпфатирлы йорт тикшерелде. 7 йортта җитешсезлек очраклары ачыкланды. Җитешсезлекләрне бетерү өчен "Шеронова 23" ТМШ карата 7 күрсәтмә бирелде.


31
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

ТР Төзелеш министрлыгында Марат Сәйфетдинов урынбасары җитәкчелегендә Татарстан Республикасында ТКХ өчен кадрларны профиль рәвештә әзерләү буенча укыту системасын оештыру сораулары буенча түгәрәк йстәл узды.

Очрашу барышында катнашучылар Татарстанның ТКХ өлкәсе өчен кадрларны әзерләү тәҗрибәсен карадылар. ТКХ өлкәсендәге һөнәри эшчәнлекнең абруен күтәрү кирәклеге турында мәсьәләләрне яңгыраттылар. ДК"ТКХны реформлаштыру ярдәм фонды"  вәкилләре кадрларны тәрбияләүдә бурычларны хәл итү буенча Татарстанда сынау мәйданчыгын ясау тәкъдимнәре белән чыгыш ясадылар. Карар хупланды, очрашуның ахырында "Юл картасы" кабул ителде.


28
гыйнвар, 2017 ел
шимбә

Урыссу штп. йортларын шәхси җылыту системаларына күчерү барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә сүз барды. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты. 


27
гыйнвар, 2017 ел
җомга

МАС ГНБ махсус "ГНБ технологиясе буенча траншеясыз җир астында коммуникацияләрне тәзүдә бәя хасил итү" исемле семинар-киңәшмәнең эшендә катнашырга чакыра. Еллык февраль белем бирү программасы 2017-нче елның 13-14-нче февралендә Казаннан 20 км ераклыкта урнашкан "Васильево" санаториясе базасында узачак. Семинар төп нигезләмәлеренең деталь рәвештә анализлауга багышланган: яңа Федераль системасы белән эшләнгән нигезләмәләр ГНБ технологиясе буенча төрле билгенештәге траншеясыз җир коммуникацияләрен тәзүдә бәя хасил итү буенча, Россия Федерациясенең заманча төзелеш комплексының тәҗрибәсенә һәм аны практик гамәлдә куллану сораулары буенча. Катнашу өчен гаризаны Башкарма дирекциясе МАС ГНБ  адресына факс буенча (843) 278-86-16, яки e-mail: info@masgnb.ru. буенча җибәреп була.

Бүген икенчел чималны җыю буенча  бишенче павильон ачылды. Казанлылар катыргы, кәгазь, пластик шешә һәм көнкүреш химиясеннән калган буш савытларны икенчел эшкәртелешкә тапшыра алалар, моның өчен аларга бүләкләр дә биреләчәк. Бүгенге көндә шәһәрдә икенчел чималны кабул итү өчен дүрт пункт эшли – Мәүләтов ур., 9, Фучик ур., 72, Мусин/Чуйков  ур. һәм Энергетиклар,6 ур. адреслары буенча. 

 Archi-World Academy - яшь һәм талантлы архитекторлар өчен бәйге, анда бүләк булып бөтен дөнья архитектура мастерскойларында стажировка бирелә.

Хәзер Айнур КДАТУның беренче курсы магистратурада укый. Бәйгенең кагыйдәләре нигезе буенча стажировка вакытының минималь срогы алты ай тәшкил итә, һәм Айнур Coop Himmelb(l)au исемле аларның Венада урнашкан австрия компаниясендә интерн булачак.

Бу елның җиңүчеләре арасында Италия, Испания, Польша, Төркия, Чили һәм Кытай студентлары бар. Алар Австрия, Франция, Италия, Германия, Финляндия, Сингапурда һәм АКШ илләрендә узачак стажировкалар өчен көч сынаштылар.

 


26
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Республика программасы буенча Лаеш районында  актив төзелеш һәм торак йортларны һәм социаль әһәмиятле объектларны реконструкцияләү дәвам итә. Спорт мәйданчыклары төзү дә дәвам итәчәк. Яңа корылмалар салудан тыш, гамәлдәгеләре дә капиталь ремонтланачак.

2017 нче елгы республика программалары буенча авыл хуҗалыгы объектлары салу һәм ремонтлау өчен  шактый гына акча бүлеп бирелгән. Агымдагы елда  «Ахметвалиева Г.Г.» һәм «Валеев Ф.Р.» КФХларында силос-сенаж транжеяләрен салачаклар.  . Һәр  объектның бәясе 1,5 млн.сум. Республика һәр фермерга 450 мең сум бүлеп бирәчәк, ә калганын КФХ үзе таба.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International