Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Мәскәүдә булды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Сәфәрнең төп максаты – Россия Федерациясе Президенты карамагындагы Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар советы президиумы утырышында катнашу иде.
2017 елда Татарстанда модульле яңа 11 чаңгы базасы барлыкка киләчәк. Алар чаңгы узышларын үстерүнең республика программасы буенча салыначак. Моннан тыш, чаңгы узышлары Федерациясе һәм ТР биатлоны средствосына берничә күчмә комплекс та торгызылачак.
"ТР ТКХ өлкәсендә иҗтимагый тикшерү региональ үзәге" "Грамоталы кулланучы мәктәбе" проекты кысаларында барлык теләүчеләр өчен дә бушлау укыту семинарларын үткәрә.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министырлыгы «АК БАРС Инжиниринг» компаниясе белән берлектә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты укытучылары өчен «BIM-технологияләре» (мәгълүмати модельләштерү технологияләре) студентлар курсын әзерләү системасына багышланган беренче семинар уздырдылар.
2016 елда Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында 8 яңа спорт мәйданчыгы барлыкка килде. Объектлар Казан энергетика көллияте, Автотранспорт техникумы, 1-нче номерлы татар гимназиясе, 114-нче номерлы мәктәп, 42-нче номерлы мәктәп, 116-нчы номерлы мәктәп территорияләрендә булдырылдылар. Казан медицина университетында да көтеп алынган мәйданчык төзекләндерелгән.
Татарстан Республикасында 2017 ел башланганнан бирле төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә Дәүләт торак күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 17 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 64 мең сумга ике карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Чаллыда төзелеше тәмамлана алмый торган торак объектлары мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Киңәмшә ТР Хөкүмәте Йортында үтте, анда өлешләп фатир алучылардан инициатив төркем чакырылды.
Чистай районында күпфатирлы торак йортларны ремонтлау буенча эшләр башланды. Быел 6 йорт районда, 10 йорт шәһәрдә яңартылачак.
Азнакай районында Актүбә бистәсендә аварияле торак фондыннан гражданнарны күчерү программасы буенча төзелгән йорт файдалануга тапшырылды. Бистәдә әлеге программа буенча 18 фатирлы икенче йорт та төзелеп бетеп килә.