Бүген «Корстон» КСККда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясе утырышы узды.Чара ведомствоның 2016 елдагы эш йомгакларына һәм 2017 елга бурычларына багышланды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Хәмит Мәүлияров, «ТКХ реформалаштыруга ярдәм фонды» ДК башлыгы Константин Цицин, министрлыклар вәкилләре, республика төзелеш индустриясе вәкилләре һәм башкалар катнашты. Республиканың төзелеш комплексын, торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү – бу мәсьәләләр безнең өчен өстенлекле,- билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. РУл искәрткәнчә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә төзелеш тармагы мәсьәләләре турында атна саен фикер алышу бара. «Без гадәттә арадаш нәтиҗәләр ясыйбыз, кайвакыт сезне орышабыз да, – диде Рөстәм Миңнеханов, тармак вәкилләренә мөрәҗәгать итеп. – Әмма, минемчә, тулаем алганда республикада җитди профессионаллар командасы эшли». Татарстан Президенты шулай ук искәрткәнчә, күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча бик җитди күләмнәр гамәлгә ашырылган. Аның сүзләренчә, ТКХ ярдәм федераль фондыннан капремонт программасына финанслау алу теләге «безне тәртипкә өйрәтте... Ел саен бу максатларга биш миллиард сумга якын тотыла, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Республика халкының өч миллионнан артыграгы күп фатирлы йортларга капремонт программасы нәтиҗәләрен күрде инде».
Чара бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.