2016 елда Татарстан халкы 43 парк һәм 21 яр буена ия булды. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Наталия Фишман хәбәр итте.
“Парк һәм скверлар”программасының тагын ике объекты белән эш дәвам итә, алар 2017 елда ачылачак. Финанслауның гомуми күләме 1 млрд 250 млн сум тәшкил итте. Шуларның 900млн сумы Татарстан бюджетыннан бүлеп бирелде, тагын 350 млн сумны муниципалитетлар кертте. Киләсе елда проектларны финанслауга 2 млрд сум бүлеп бирү планлаштырыла, дип белдерде Наталия Фишман.
“Планда Зәңгәр күлләр – бу уникаль объект. ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән бергә Аккош күле территориясен төзекләндерү өстендә эшләячәкбез. Кабан күле системасы – катлаулы объект, без аны халыкара партнерлар белән бергә эшлибез”, - дип планнар турында сөйләде Наталия Фишман.
Гомумән Татарстанда 588 парк һәм скверлар 24 га яр буе тәртипкә китерелде.
2017 елда парклар булдыру республикада дәвам итәчәк. Казанда “Кара күл” һәм “Крылья Советов” паркларында эшләр төгәлләнәчәк.
2017-нче елга Яр Чаллыда торак төзелеш программасы соңгы биш ел дәрәҗәсендә планлаштырылган - 300 мең квадрат метр күләмендә. Бу 30 күп фатирлы йорт. Алар арасында, шәһәрнең башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин сүзләре буенча, социаль ипотекасы программасы буенча өч йорт тапшырылачак: 21/29 Замелекесье микрорайонында һәм Сидоровка поселыгында Гвардейская урамы буенча ике йорт. Гомүмән алганда, бу 520 квартир. Һәм соципотека буенча тагы биш йорт төзи башлаячаклар - 63-нче микрорайонда (Дәүләт торак фонды заказы буенча).
Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Шәһәр панорамасы» күргәзмә үзәгендә булды. Күргәзмә үзәге Казанда (Дзержинский ур.,7) урнашкан, монда Казан шәһәре үсеше турында экспозицияләр куелган, шәһәр үсеше, аның архитектурасы һәм тарихы этаплары тәкъдим ителгән. Экспозиция белән танышу беренче кат холлында башлана – монда күргәзмә комплексының төп зоналары турында мәгълүмат тәкъдим итә торган экран бар, шулай ук Казан турында видеоролик күрсәтелә.
Казанда «Транснефть - Прикамье» АҖ нең административ бинасында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Күп катлы бина төзелеше Казанда Н.Ершов урамы, 20 адресы буенча 2014 елның июль аенда башланды. Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар компаниянең территориаль диспетчер пунктын карадылар, аның эшчәнлеге белән таныштылар. Шуннан кунаклар компаниянең баш инженеры кабинетын һәм генераль директоры кабинетын карадылар.
Татарстан Республикасында 2016 елда модуль ветеринар пунктлары, полиция участок вәкилләре өчен модуль-блоклы административ-торак комплекслар төзелеше, машина-трактор паркларын капиталь ремонтлау программалары тәмамланды. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне республиканың бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
2016-нчы елда төзелештә мәгълүмати модельләштерү өлкәсендә 4 яңа кагыйдаләр җыелмасы эшләнде, алар мәгълүмат технологияләренең гомуми принципларын карыйлар. Кагыйдаләр җыелмасын уйлап табып тәкъдим итүче - НИЦ "Төзелеш" ФАУ "ФЦС"ка экспертизага биргән. Эшләнгән нормалар проектлаштыру, биналарны һәм корылмаларны төзү һәм эксплуатацияләү процессында кагыйдаләрен һәм таләпләрен, төзелеш объектларының мәгълүмати модельләштерү компонентларына, мәгълүматлар белән алмашуга, күләменә һәм җибәрелгән мәгълүматларның эчтәлегенә, геометрик һәм атрибутик уровеньлары буенча биналарның һәм корылмаларның мәгълүмати модельләштерү компонентларын җентекләп карау таләпләрен регламентлаячаклар.
2016 елгы капиталь ремонт программасы нигезендә Буа районы һәм Буа шәһәре буенча 8 күпфатирлы торак йортта төзекләндерү эшләрен башкару планлаштырылган иде.
Капиталь ремонт буенча 1 йортта җылы белән тәэмин итү системасын, 6 йортта салкын су белән тәэмин итү, 5 йортта су бүлү, 6 йортта электр белән тәэмин итү системасын алмаштыру, 6 йортта түбәне, 6 йортта фасадны төзекләндерү, 1 йортта янгынга каршы автоматика һәм төтен бетерү системасын кору эшләре башкарылды.
Барлык төзү-монтажлау эшләре дә тәмамланды. Капиталь ремонт төгәлләнү уңаеннан күпфатирлы торак йортларны файдалануга тапшыру Актлары имзаланды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Болгар шәһәрендә кунакханә комплексы составында объектлар проектлау һәм төзү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар Советы президиумы утырышы бүген Горкида (Мәскәү өлкәсе) үтте. Утырышны Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырышта катнашучылар «Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы» өстенлекле программасы паспортын һәм «Чиста ил» өстенлекле проекты паспортын расладылар.
Казан шәһәре торак инспекциясе тарафыннан Дементьев урамы буенча 7 санлы йортта үткәрелгән тикшерү кысаларында ачыкланганча, йорт җылылык энергиясен исәпкә алу буенча гомумйорт (коллектив) исәпкә алу җайланмасы (алга таба – исәпкә алу җайланмасы) белән тәэмин ителгән, ләкин 2016 елның 25 июлендә исәпкә алу төенен тикшерү барышында исәпкә алу җайланмасының төзек булмавы ачыкланган.