ЯҢАЛЫКЛАР


5
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2016 нчы елда  Казан дәүләт архитектура-төзелеш университын (КДАТУ)ның тәмамлаган архитектор Анна Будникова (КБ "Стройпроект", Мәскәү),  2015-нче елдагы "Россияның архитектура йөзе" конкурсының җиңүчесе, d3 Natural Systems 2016("Табигый системалар 2016")  исемле дәрәҗәле халыкара бәйгедә беренче урын алды.


2
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

2016 елда Татарстан Республикасында торак тапшыру планы 100%ка үтәлгән – 2 млн 406,5 мең кв. м. торак. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.


31
декабрь, 2016 ел
шимбә

Татарстан Премьер-министры хезмәтне саклау өлкәсендә профилактик эшне көчәйтүне йөкләде.


30
декабрь, 2016 ел
җомга

Татарстанның Төзелеш министрлыгында 2016 нчы ел өчен “ведомство эшчәнлегенә йомгак ясауга багышланган чара” узды. Үзенең чыгышында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин алдагы планнары турында сөйләде, шулай ук барлык коллективны якынлашып килүче Яңа ел 2017 белән котлады! Котлау өлешен министр “Лаеклы бүләкләр” тапшыру белән тәмамлады. 

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин йәклүмүсе буенча буген Төзелеш министырлыгында министрының урынбасары И.С. Гимаев белән Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министырлыгындагы саклау һәм хезмәт өлкәсендәге казанышлары өчен Рааэль Зиннуровка мактау грамотасы, шулай ук ТР яшьләр эшләре һәм спорт Министырлыгы Мәхәббәт Исгейм  Дәүләт программаларын тормышка ашыру кысаларында күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итү өчен дә Рәхмәтлек хаты бирелде.


29
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

iiSBE исемле Халыкара коммерцияле булмаган оешма 2000 елдан бирле SBE (The Sustainable Built Environment) - "Тотнаклы Ясалма Мохит" дигән халыкара конференцияләр сериясын үткәрә. Өченче курсның 4АП301 төркеменең студентлары, дүртенче курс студентлары һәм магистратураның беренче курс студентлары Илнар һәм Резеда Әхтәмовлар җитәкчелегендә әлеге конкурс эшләрен башкардылар. Анастасия Маслова студенткасының эшләре 3-нче урынны алды һәм шуның өчен бүләк итеп 1000$ биреләчәк! Беренче урынны 5000$ бүләге белән һәм икенче урынны 3000$ бүләк белән Кытай студентлары яулады, өченче урыннар ике иде, Настядан тыш аны Канада студенты(Ватерлоо Университеды) да алды. 

28.12.2016 мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасында торакны файдалануга кертү буенча план тулысынча үтәлгән. Татарстантат мәгълүматлары буенча  2 406,5 тыс.кв.м. торак файдалануга тапшырылган, ул планның 100,2 % тәшкил итә. 


28
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгында  ИК, ТМШ  вәкилләре өчен кайнар челтәр эшли - ҖАҖ  "Татфондбанк", ҖАҖ  "Интехбанк" банкларында счетлар тотканнарга. 
Кайнар челтәр телефоны 231-14-10, тәүлек әйләнәсе буе эшли. 


27
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин йәклүмүсе буенча буген Төзелеш министырлыгында министрының урынбасары И.С. Гимаев белән ҖЧҖ "Алтын-групп" коллективына Сочи шәһәрендә төзелеш комплексының үсешенә зур өлеш керткән өчен мактау грамоталарын һәм медальләр тапшырылды.

Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коомуналь хуҗалыгы министрлыгында максатлы һәм дәүләт программаларын 2016 елда яктырта торган, бәйгедә катнашкан һәм җиңгән журналистлар белән котлау йоласы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International