Татарстан Республикасы Прокуратурасы раслаган еллык планлы тикшерүләрне үткәрү планы нигезендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан 2016 елның 12 аенда, гомуми мәйданы 700,109 мең кв. метр булган 129 күпфатирлы йортларны һәр яклап карап, торак фонды белән идарә итүче 7 юридик зат тикшерелде.
Бүген Казанның “Салават күпере” торак йортына 13-4 нче күченә башлаганнар. Әлеге йортны файдаланышка тапшыру турындагы акт 2017 елның 13 гыйнварында бирелгән булган. Бүген Хөкүмәт йортында уздырылган республика күләмендәге киңәшмәдә тармак министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткән.
Татарстан Республикасында 2017 елга күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасында, Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан гайре, 43 муниципаль район катнаша. 2017 елда барлыгы 998 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Татарстан газлаштыру фонды 2017 елда 5 программа тормышка ашырырга җыена. Моңа авылларда су тәэминаты программасы да керә. Аерым алганда, республика торак пунктларында 278,28 км гомуми озынлыкта су тәэминаты челтәре, 29 су манарасы һәм 36 артезиан скважинасы төзү планлаштырыла.
Россия Федерациясенең ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы урынбасары Никита Стасишин, 2017 нче елда "Ипотека һәм аренда торагы" исемле приоритетлы проектны тормышка ашыру кысаларында инфраструктура төзелеше өчен финанс ярдәм алучы, РФ субъектларының җитәкчеләренең урынбасарлары белән киңәшмә үткәрде.
2016 ел районыбызда яңа төзелешләргә бай булды. Яңа объектларның чираттагысы – Әлкәй авылында модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Саулык-сихәтлектә яшәгез, Яңа еллар шатлык-сөенечләр генә китерсен, – дип әлкәйлеләргә изге теләкләрен ирештерде район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин. Ул районыбыз авылларында яшүчеләргә уңайлы шартлар тудыруны кайгырткан республика Президентына, җитәкчеләребезгә, аларны төзегән “Нефтемаш” осталарына барсы исеменнән рәхмәт сүзләрен белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы кайбер эре объектлар төзелешенең, шул исәптән «Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмә комплексы, «М-14» торак комплексы һәм яңа зооботбакча төзелешенең барышын тикшереп чыкты. Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин һәм башкалар озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районындагы "Салават күпере" торак комплексында булды.
Татарстан Президентын торак комплекс территориясендә объектлар төзелеше этаплары белән таныштырдылар, агымдагы эшләр барышы һәм күп катлы торак йортларны сафка кертү вакыты турында сөйләделәр.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар 12, 11, 10, 13 нче номерлы кварталларны карадылар.
Объектларның кайберләренең әзерлек дәрәҗәсе югары.
2017 елда Татарстанда 146 мәгариф учреждениесенә капиталь ремонт ясарга ниятлиләр: 29 муниципаль һәм 7 коррекцион мәктәпкә, шулай ук 110 балалар бакчасына. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
25-нче гыйнварьдә ГАУ «УГЭЦ РТ» смета-норматив базасының актуаль үзгәрешләре буенча, 2017 елда яңа методикаларны куллану үзенчәлекләре һәм норматив документларны актуальләштерү концепцисе буенча республиканың төзелеш тармагындагы белгечләр өчен семинар-брифинг оештыра.