ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата 2016 елга планлаштырылган һәм ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр төгәлләнде.

Казан Дәүләт архитектура-төзелеш университеты "Төзелештә Smart һәм BIM-технологияләр" инжиниринг үзәген булдырганда ГК  "АК БАРС Девелопмент" ка керүче "АК БАРС Инжиниринг" компаниясе белән хезмәттәшлелек итү турында килешүгә имза куйды. Килешүгә КДАТу реткоры Ришат Низамов һәм "АК БАРС Инжиниринг" директоры Илҗя Лекаров кул куйдылар. 


17
декабрь, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле 1 мең 536 мең тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 18 млн. 513 мең сумлык 497 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.


16
декабрь, 2016 ел
җомга

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин  “Казан Гипронииавиапром” АҖнең 75 еллыгына багышланган тантанада катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе хезмәткәрләре Түбән Камада төзелгән 10 катлы, 80 фатирлы торак йорт буенча сонгы тикшерү үткәрделәр.

Дүшәмбе 12-нче декабрь көнендә Россида һәм Европада танылган архитектор Сергей Чобан Буфетта булды! Аның студентларның эшләрен күрү мөмкинлеге булды, күбесен ул халыкара кысаларында узган конкурсларда күргән иде, кайсыларында ул жюри әгъзасы булды. Сергей Чобан Казанның эшләре һәм яшь белгечләр турында бик әйбәт фикерле иде, шулай ук киләсе ел башында лекция укырга бик теләп риза булды!

РФ Төзелеш министрлыгының 2003 елның 27 сентябрендәге "Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын раслау турында"гы № 170 карарының 2.6.10 пункты нигезендә торак-коммуналь хуҗалык объектларының кышкы шартларда файдалануга әзерлеге түбәндәгеләрнең булуы белән раслана: кышкы шартларда йортның файдалануга әзерлек паспорты, җылыту системасын сынау, юдырту, көйләү актлары. Актлар белән паспортлар раслана һәм 15 сентябрьгә кадәр тапшырыла.


15
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Барлыгы якындагы биш ел эчендә балалар бакчасының 119 бинасыннан 60 бинаны төзекләндерергә планлаштырылган. Республика программасына 30 елдан да артыграк ел булган балалар бакчалары  учрежденияләре керде.

Казанның Таулы бистәсендә яңа Мәдәният йорты ачылды. “Авыл клублары” республика программасы буенча төзелгән күпфункцияле үзәк Нагорный, Яңа Сосновка, Карьер, Әки, Царицыно калкулыгы торак массивларында яшәүче 15 мең кешегә хезмәт күрсәтәчәк. 

2016 елның 6 декабрендә, урынга чыгып планлы тикшерү үткәрү кысаларында, Чистай ЗТИ консультанты Алексеевск штп Павелкин урамы буенча 26 санлы күпфатирлы торак йортны һәр яклап карау барышында Россия Төзелеш министрлыгының 27.09.2003 № 170 карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыклады, мисал өчен, фасадның төзекләндерү өслеге купкан: тышкы диварларда штукатурлар урыны-урыны белән купкан; керә торган ишекләрнең буявы кырылган; керә торган ишек яңакларының штукатуры купкан; тышкы газүткәргеч торбаларының буявы урыны-урыны белән купкан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International