Барлыгы якындагы биш ел эчендә балалар бакчасының 119 бинасыннан 60 бинаны төзекләндерергә планлаштырылган. Республика программасына 30 елдан да артыграк ел булган балалар бакчалары учрежденияләре керде.2017-нче елда 10 балалар бакчасында капиталь ремонт үткәрәчәкләр. Бу 4,5,11,19,22,25,30,36,90 һәм 93 номерлы балалар бакчалары. Аларда эш инде башланган, бурыч - 1-че сентяберьгә ремонтларны тәмамларга. Республика программасы нигезендә тугыз позиция буенча эш планлаштырылган, шул исәптән түбәне ремонтлау, фасадны, ишек-тәрәзәләрне, инженер коммуникацияләр һәм җылы идән җиһазлау буенча да.