Казанның Таулы бистәсендә яңа Мәдәният йорты ачылды. “Авыл клублары” республика программасы буенча төзелгән күпфункцияле үзәк Нагорный, Яңа Сосновка, Карьер, Әки, Царицыно калкулыгы торак массивларында яшәүче 15 мең кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Яңа ачылган Мәдәният йортында вокал, хореография, брейкдэнс, театр юнәлешләрен үстерергә ниятлиләр. Шулай ук каратэ, инглиз теле, шахмат буенча түгәрәкләр һәм секцияләр ачылачак. Бирегә 150-дән артык бала йөриячәк. 200 урынга исәпләнгән актлар залы һәм китапханә белән бергә, үзәктә хокук тәртибен саклау буенча терәк пункт та бар. Анда ике участок полицейскиеның эш булмәсы каралган. Алар 12500 халыкка хезмәт күрсәтәчәкләр.
Белешмә:
Президент программасы буенча Казанда алтынчы объект төзелгән.