Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Бишбалта бистәсенең мастер-планын тәкъдим иттеләр.
Архитектор һәм SPEECH архитектура бюросы җитәкчесе Сергей Чобан Адмиралтейская слобода районы территориясендә уникаль локация булдыру эшенең нәтиҗәләре турында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Бишбалта бистәсенең мастер-планын тәкъдим иттеләр.
Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарының башкарма комитетлары тарафыннан "Торак фондын мониторинглау" мәгълүмати-аналитика системасында 2017 елга күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча кыска вакытлы программалар формалаштырылды. Шулай итеп, Зәй МБ – 17 йортта, Түбән Кама МБ – 128 йортта, Яңа Чишмә МБ 5 йортта аерым эш төрләре белән капиталь ремонт эшләрен башкару планлаштырыла. Капиталь ремонт программаларына кертелгән барлык йортлар да ТКЗТИ инспекторлары тарафыннан тикшерелде. Түбән Кама шәһәренең 43 күпфатирлы йортында тәртикә салынмаган элемтә элмә линияләре һәм һава кабель үткәргечләре ачыкланды. Объектлар фотога төшерелде, җитешсезлекләрне бетерү инспекция контрольлегенә алынды.
2017-нче елның 1-нче гыйнварыннан 03.07.2016 № 238-ФЗ "Квалификацияне бәйсез бәяләү турында" Федераль закон көченә керә, ул хезмәткәрнең(дәгъвачының) квалификацияләре профессиональ стандартка яки таләпләргә туры килү-килмәү сораулары буенча җайга сала. Бәйсез квалификацияләрнең бәяләвен махсус квалификацияләрне бәяләү үзәге үткәрәчәк. Төзелештә һөнәри квалификацияләү Аттестацион үзәк советы комиссиясы квалификацияләрне бәяләү статусын "Төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасында бәяләр билгеләү һәм дәүләт экспертизасы белән идарә итү" (алга таба - "ДАУ УГЭЦ ТР")дәүләт автоном учреждениесына бирде.
Бүген 12.00дән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Конституциясе Көнендә, Россия Федерациясе Президенты боерыгы нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында гражданнар кабул итүнең гомумроссия көне үткәрелә. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Казан шәһәре, Дзержинский ур., 10 йорт.
Татарстан Республикасында 2016 елның 9 декабренә булган мәгълүматлар буенча төзелеш өлешендә 6 республика программасы тулы күләмдә төгәлләнгән. Шул исәптән авыл клублары төзелеше, ТРда беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү объектларын яңарту, ветеринария пунктлары төзелеше һәм ветеринария берләшмәләрне һәм авыл хуҗалыгы идарәләрен төзекләндерү, универсаль спорт мәйданнарын, участок полиция хезмәткәрләре өчен административ-торак комплексларын төзү, шулай ук арендага торак төзелеше буенча программа үтәлгән.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгында Финляндия республикасы делегациясе белэн очрашу узды. Очрашу ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Владимир Кудряшев җитәкчелегендә узды. Эштә ГУП «Татинвестгражданпроект», ГКУ «ГИСУ», министрлыгы вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Президенты Владимир Путин EuroSkills-2016 Россия җыелма командасы белән очрашты. Искәртеп үтик, ярышлар Швециянең Гетеборг шәһәрендә 1- 3 декабрь көннәрендә узды. Россия командасы баллар буенча иң яхшылардан булды һәм 28 команда арасында гомуми медаль зачетында җиденче урынга чыкты. Татарстанлылыр исәбендә – бер «алтын» һәм ике «көмеш». Җыелма командага иң зур уңышны «ПП "ТехВент"» Казан компаниясе яшь белгече Вадим Поляков «Суыткыч техника һәм кондиционирлаштыру» компетенциясендә җиңеп китерде. Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары Эмиль Мифтахов һәм Оскар Арсланов «Мобиль робототехника» компетенциясендә көмеш медальгә лаек булдылар.
8 декабрьдә Казанда участок вәкаләтле полиция хезмәткәре өчен, республика президент программасы кысаларында, административ-торак комплекс ачылды. Яңа административ-торак комплекс шәһәрнең Совет районындагы Константиновка поселогында урнашкан. Участок хезмәткәре поселоктагы 6 меңнән артык артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк.
2016 елгың 16-18 ноябрендә Берлинда узган Бөтендөнья архитектура фестивалендә (WAF) чыгыш ясады. Бу көннәрдә фестиваль узды, күпсанлы күргәзмә чыгышлары булды, данлыклы архитекторлар игълан ителде, елның иң яхшы проектлары тормышка ашырылды, тәкъдир итү шулай ук VELUX International Award 2016 конкурсында җиңүчеләрнең 10 эшләре тәкъдир ителде, алар арасында - студент-архитектор, КДАТУны тәмамлаучы Анна Андронова! Исегезгә төшерәбез, тарихта беренче тапкыр бәйгенең төбәк этабы җиңүчесе Россиядән булды! Анна белән горурланабыз, аны бүләге 1000 евро белән котлыйбыз, һәм дип ышанабыз , өченче һәм дүртенче курс студентлары, Анна чыгышы белән дәртләнеп, киләсе бәйге циклында лаеклы чыгыш ясар дип өметләнәбез!