Президенты Владимир Путин EuroSkills-2016 Россия җыелма командасы белән очрашты. Искәртеп үтик, ярышлар Швециянең Гетеборг шәһәрендә 1- 3 декабрь көннәрендә узды. Россия командасы баллар буенча иң яхшылардан булды һәм 28 команда арасында гомуми медаль зачетында җиденче урынга чыкты. Татарстанлылыр исәбендә – бер «алтын» һәм ике «көмеш». Җыелма командага иң зур уңышны «ПП "ТехВент"» Казан компаниясе яшь белгече Вадим Поляков «Суыткыч техника һәм кондиционирлаштыру» компетенциясендә җиңеп китерде. Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары Эмиль Мифтахов һәм Оскар Арсланов «Мобиль робототехника» компетенциясендә көмеш медальгә лаек булдылар.