ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2016 ел
җомга

Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары – Россия Федерациясенең Баш дәүләт торак инспекторы Н.В. Чибис йөкләмәсен үтәү максатында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе инспекторлары, муниципаль берәмлекләрдә оештырылган комиссияләр составында, күпфатирлы йортларда газ җайланмасыннан файдаланганда гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә юнәлдерелгән рейд тикшерүләрен үткәрүдә катнашты.

2016 елның 08 декабрендә Бөгелмә шәһәре прокуратурасында Бөгелмә шәһәре прокуроры В.В. Кузьмин рәислегендә, полиция, ИКБ, идарәче компанияләр һәм ТМШ вәкилләре катнашында торак-коммуналь комплексында барлыкка килә торган җәмәгатьчелек мөнәсәбәтләре өлкәсендә законлылык тәэмин итү буенча эш төркеменең утырышы булды.


8
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

7-нче декаберьдә "Татарстанның Эшлекле партнерлары" форумы кысаларында "Төзелеш индустриясендә һәм энергияне сак тотуда инновацияләр" темасына түгәрәк өстәл булды. Татарстанның төзелеш комплексы һәм төзелеш материалларының сәнәгате турында  И.С. Гимаев сөйләде. Түгәрәк өстәлнең төп сорауларның берсе: татарстандагы җитештерүчеләрнең төзелеш материалларын РФ төбәкләренә, СНГ илләренә һәм Көнчыгыш Ауропа алга этәрү. Очрашу барышында түгәрәк өстәлдә катнашучылар мөһим проблемалар турында фикер алыштылар, фикерләре белән алыштылар.

2016 елның 07 декабрендә Бөгелмә ш. Кольцов урамы буенча ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү программасы буенча төзелгән күпфатирлы торак йорт файдалануга тапшырылды. Бу тантана чарасында ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Татьяна Воропаева, ТР фән һәм мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима, БЗТИ башлыгы Р.М. Галиев катнашты.

2017 елдан Россиядә  калдыклар белән эшләүнең яңа системасы этаплап гамәлгә ашырыла башлаячак, аның кысаларында аерым утильләштерү методикаларын нәтиҗәлелеген арттыруга басым ясалачак, шул исәптән калдыкларны эшкәртүне арттыру. Россиянең Төзелеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, калдыкларны аерым җыюга халыкның шактый өлеше инде әзер. Бу хакта 7 декабрьдә Россия Төзелеш министры урынбасары Андрей Чибис  "Калдыклар белән эш итү" конференциясе барышында хәбәр итте. Үткәрү нәтиҗәсендә ТКО өчен түләүләргә икътисади расланган һәм хаклы үзгәрешләр кертеләчәк (түләү  аерым юлда булачак, ә регион исәпләү бәясенең тарифын бирергә тиеш). Моннан тыш,  региональ оператор институтын исәбкә кертү уңаеннан булачак яңа санкцияләнмәгән чүплекләрнең килеп чыгуын бетерергә һәм ТКО чүпне чыгаруны, ерак авыллардан, шәхси секторлардан алып чыгу тәэмин ителәчәк.

Энгельс урамы 191/3 адресы буенча урнашкан Чистай йортында соңгы әзерлек эшләре бар. Хәзер 38-фатирлы йорттта соңгы эшләр тәмамланып, һәм инде берсеъкөнгә монда кешеләрне кертергә планлаштыралар. Болар чистайлылар уза торган программасы буенча авария хәлендәге торактан күчерү, шулай ук ятим балалар программасы.

Бөгелмә шәһәренең 14-Павших урамы буенча 23 санлы йортта яшәүченең фатирдагы кайнар су температурасының түбән булуына карата мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында Бөгелмә зонасы торак инспекциясе Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре бозылу очракларын ачыклады.  Бөгелмә ш. "Салават-6" ТМШ вазифаи заты Давыдова Татьяна Николаевнага карата РФ КоАП 7.23 ст. буенча "халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозган" өчен административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Торак инспекциясе карары нигезендә Давыдова Татьяна Николаевна административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

16 декабрьдә бушлай онлайн-видеосеминар үтәчәк. Семинарны "ТКХ тикшерү" "ТКХ сферасында иҗтимагый тикшерү милли үзәк" үткәрәчәк.


7
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Юдино поселогының Бирюзовая урамы буенча урнашкан 153-нче номерлы мәктәбе 2017 елгы капиталь төзекләндерү программасына кертелгән. Киләсе елда биредә түбәндәге эшләр башкарылачак: сантехника, электр һәм җылылык бирү системалары алмаштырылачак, фасад ремонтланачак, сыйфатлы һәм нык түбә урнаштырылачак, шулай ук бинада чиста отделка эшләре башкарылачак.


6
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә территорияне үстерү буенча тәкъдимнәр белән таншыты.  ТР Президентын ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар озата йөрде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International